Тирсә мәктәбендә Парламент дәресе узды

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Тирсә мәктәбендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә югары сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе узды.

Депутатлар катнашында мондый сәяси дәрес республика күләмендә сигезенче тапкыр үткәрелде һәм аның быелгысы “Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе“ дигән темага багышланды. Казан кунагы “Татарстан – 2030“ дигән презентация тәкъдим итте. Ул укучыларга стратегиянең үзәгендә заманча икътисадның нигезен тәшкил итүче кеше торуын аңлатты.

–       Кеше нинди генә авыр хәлдә калса да, дәүләт аны ташламый. Шуңа сез дә туган илебез, туган төбәгегезнең патриотлары булыгыз. Андагы проблемаларга битараф калмагыз, – диде Альберт Хәбибуллин.

Укучылар Татарстан, районыбызның социаль-икътисади үсешенә нинди өлеш кертә алулары турында фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Мәсәлән, 11 сыйныфны тәмамлаучы Алинә Әхмәтҗанова һәм Резедә Зарифуллина, максатчан юллама белән укытучылыкка укып, үзләре белем алган Тирсә мәктәбенә эшкә кайтырга телиләр. 9 сыйныфта укучы Данил Гозәеровның да теләге шундый.  Руфинә Галиева Яңа Бәзәкә җирлегендә туризмны, хоккейчы кыз Лиана Луканина районда спортны үстерергә хыялланалар.  

Парламент дәресе депутатларның эшчәнлеге, сайлаучылар еш бирә торган сораулар, бүгенге көннең актуаль проблемалары турында фикер алышу белән дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International