Әгерҗе районында уртача пенсия күләме республиканыкыннан кимрәк

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Пенсия фонды идарәсенең 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау киңәшмәсендә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров катнашты. 

ТӨП  БУРЫЧ – ПЕНСИЯНЕ ВАКЫТЫНДА ТҮЛӘҮ

Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасова, үз чыгышында узган елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясап, алда торган бурычларга тукталды.   

–       Әгерҗе районында яшәүчеләрнең өчтән бере – пенсионерлар. Күп гаиләләр өчен пенсия төп яшәү чыганагы булып тора. Шуңа күрә безнең төп бурыч – пенсияне вакытында түләү, – дип башлады үз чыгышын Зөлфия Бакасова.

Узган ел 12 меңнән артык кешегә пенсия, пособие, башка социаль түләүләр бирелгән. 2017 елның январенда 10404 пенсионер 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсацияне алган. Әгерҗе районында уртача пенсия күләме – 10980, республикада 11963 сум.

–       2016 ел безнең өчен эшебезгә яңа формалар кертү елы булды. Дәүләт хезмәт күрсәтү системасын тагын да камилләштерү максатыннан кабул итүгә алдан язылу буенча халык арасында аңлату эшләре алып барылды. Нәтиҗәдә, алдан язылучылар 43 процентка җитте. Ә гомумән алганда, 2016 елда клиент хезмәтенә 13614 кеше мөрәҗәгать итте, – дип хәбәр итте җитәкче.    

Районда Ана капиталы программасы да уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле 2441 гаиләгә сертификат тапшырылган. Ана капиталын алучылар әлеге акчаларны, нигездә, торак шартларын яхшырту өчен файдаланалар.

–       Пенсия фонды идарәсе, район хакимияте, авыл җирлекләре башлыклары, эчке эшләр органнары, теркәү палатасы, миграция хезмәте, опека органы белән тыгыз элемтәдә торган хәлдә, Ана капиталын максатчан файдалануны контрольдә тота. Узган ел бу акчаларны яшәү өчен яраксыз булган йорт алуга тотарга теләүче өч гаиләгә әлеге ниятләреннән кире кайтырга туры килде, – диде Зөлфия Шамилевна.

2016 елда Ана капиталы акчаларыннан 20 һәм 25 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүләрне 329 гаилә алган. Сүз уңаеннан: 2017 елда Ана капиталы күләме үзгәрешсез кала һәм ул 453026 сум тәшкил итә.   

–       2016 елда безнең идарә электрон хезмәт күрсәтүне тагын да киңрәк җәелдерү юнәлешендә дә эш алып барды. Бу клиентка өйдән чыкмыйча гына үз гозерен җиткерү өчен уңайлы. Узган ел 1247 электрон гариза кабул ителде. Алар, нигездә, пенсия билгеләү һәм аны китерүгә кагылышлы. Киләчәктә халыкны электрон хезмәтләргә тагын да активрак  җәлеп итү эше дәвам итәчәк, – дип билгеләп үтте җитәкче.

Пенсия фонды идарәсе пенсия документларын электрон формада алып бару һәм саклау буенча пилот проектында да катнаша.

–       Бу безгә булачак пенсионерга пенсияне ул бер тапкыр да клиент хезмәтенә килмичә дә билгеләү мөмкинлеге бирә. Тик моның өчен ул хезмәт куйган оешма тарафыннан безнең идарәгә электрон рәвештә документлар пакеты юлланырга тиеш, – диде Зөлфия Шамилевна.

Җитәкче үз чыгышында пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе эшенә дә тукталды. Бүген әлеге бүлекчәдә 300дән артык пенсионер исәпләнә. Алар өчен Өченче буын университеты, төрле түгәрәкләр эшли. Өлкәннәрне компьютерда эшләү серләренә өйрәтү буенча актив эш алып барыла. Быел мондый курслар Сарсак-Омга лицее базасында оештырылачак.

ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ

–       Әгерҗе Пенсия фонды идарәсе 2016 елда үз алдында торган барлык бурычларны үтәгән. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт, – диде Сергей Шашуров.

–       Безнең бурыч – халыкның Пенсия фондына йөрүен тагын да киметүгә ирешү. Моның өчен барлык техник мөмкинлекләр бар. Пенсия фонды һәркемгә пенсияне закон нигезендә билгели һәм түли. Шуңа күрә кешенең шәхсән килеп йөрүендә ихтыяҗ юк, – диде Сергей Евгеньевич агымдагы елда идарә алдында торган бурычларны ассызыклап.

Киңәшмә ахырында Пенсия фонды идарәсенең иң лаеклы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Идарәнең юрисконсульты Галина Шаһиева РФ Пенсия фонды идарәсе рәисенең Рәхмәтенә лаек булды. Бер төркем  хезмәткәрләргә район башлыгының һәм Пенсия фонды идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International