Балаларга белем бирү-савыктыру үзәгендә тренер булып әле беренче елын гына эшләүче Грайр Аракелян шәкертләре матур уңышлары белән сөендерәләр.
Кобудо буенча Башкортостан Республикасы Кубогына уздырылган ярышта Грайрның биш шәкерте – Максим Пустовит, Салават Мозаффаров, Рамазан Гәрәев, Гүзәл Гыйззәтова, Индира Зарипова пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. Айнур Камалетдинов – икенче урында.