Әгерҗе егетләре бәйрәм алдыннан армия хезмәте турында сөйли

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Бу көннәрдә йөздән артык райондашыбыз газиз әти-әнисеннән, туган йортыннан читтә солдат хезмәте бурычын үти. Алар нинди гаскәрләрдә хезмәт итәләр, солдат ролен үтәү авырмы, туган як сагындырамы? Бәйрәм алдыннан солдат каешы буган якташларыбыз белән телефон аша элемтәгә кереп шушы сорауларга җаваплар алдык.  

 

Ринас ФӘХРИЕВ, Нарат авылы:

–       Сарапулда техникум тәмамлагач 19 яшемдә армия сафларына алдылар мине. Тольяттида бер ай “учебка“да булганнан соң, хәрби бурычымны дәвам итәр өчен  Казанга җибәрделәр. Армиядән дөнья күреп кайтырмын дигән хыялларым чынга ашмый калса да, башкалабызда эчке эшләр гаскәрләрендә хезмәт итүемә бик сөенәм.

Ротада 32 солдат без. Барыбыз да диярлек татарлар. Төп солдат бурычын частьта үтәү белән бергә, еш кына волейбол, баскетбол, хоккей ярышларына, кичләрен Бауман урамына, вокзалга тәртип сакларга да барабыз. 

Дүшәмбе – солдатларның ялы. Бу көнне үзебезнең частьтагы клубта концерт, кино карыйбыз, спорт белән шөгыльләнәбез. Ялларга чыгарсалар, туганнарыма барып кайту мөмкинлеге дә бар. Әти-әнием дә Казан белән туган авылым Нарат арасына тузан кундырмыйлар. Әле узган атнада гына килеп хәлемне белеп киттеләр. Күрешеп, көн саен диярлек телефоннан сөйләшеп торсак та туган йорт барыбер сагындыра. Хәзер туганнар, дуслар белән күрешү мизгелләрен көтәм. Өч айдан туган авылда алар белән очрашырга язсын дип телим.

Әтием Ринатны, ир туганнарны, дусларны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм һәм якташларыма кайнар сәламнәр юллыйм.

 

 

Лев ЕХЛАКОВ, Әгерҗе шәһәре:

–       Мин узган ел ИжГТУ каршындагы техникумга укырга кергән идем. Декабрьдә армиягә алдылар. Хәзерге вакытта Новосибирскида “учебка“ узам. Солдат тормышына акрынлап ияләнеп киләм. Миңа аеруча парашют белән сикерергә әзерләнү ошый. Бик тиздән беренче сынау көтә. Безнең бурыч “дошман“ның шартлы базасын эзләүдән гыйбарәт булачак. Моның өчен безне тайга өстенә “ыргытачаклар“.

Армиягә киткәндә миңа әтием һәм исемемнең атасы Петр Питеркин хәер-фатихаларын, үзвакытында икесе дә Ватан алдында изге бурычларын үтәгән ир-егетләр буларак, бик күп файдалы киңәшләрен бирделәр.

Миңа хезмәт итү бик ошый. Дусларым яхшы. Туганнар белән интернет, телефон аша гел аралашып торабыз. Якыннарымнан инглиз теле буенча үзөйрәткеч программа соратып алдым. Бер хезмәттәшемнең бик тырышып инглиз телен өйрәнүен, армиядән соң шушы юнәлеш буенча югары уку йортына керергә теләге барлыгын күрдем дә, мин дә өйрәнеп карарга булдым.

“Армия тәртипкә өйрәтә, тормышка карашны үзгәртә“ дигән фикер белән тулысынча килешәм. Мин моны армиядә хезмәт итә башлаган беренче көннән үк тойдым.

Форсаттан файдаланып, Әгерҗедәге якыннарыма, туганнарыма, дусларыма, якташларыма, 1нче гимназия укытучыларына кайнар сәламнәремне юллыйм. Минем өчен борчылмагыз. Мин сезнең йөзгә кызыллык китермәм.

 

Илшат МИНҺАҖЕВ, Көчек авылы:

–       Россия башкаласының Мәскәү районында мотострелок бригадасында элемтәче һәм шофер булып хезмәт итүемә тугызынчы ай китте. Нәселебездә хәрбиләр булгангамы, армиягә баруны көтеп алдым. Хезмәт итүе бик ошый, солдат тормышы белән кайнап вакытның узганын да сизмим. Армиягә киткәнче Түбән Камада өч ай шоферлыкка укуым да ярап куйды, хәзер өр-яңа БТР йөртәм. Ноябрьдә Мәскәүдә Кызыл Мәйданда 1941 елның 7 ноябрендә узган тарихи парадның 75 еллыгына багышланган тантаналы маршта катнашуым белән бик горурландым.

Армиядә хәрби өйрәнүләр еш булып тора. Башта Түбән Новгородка җибәрделәр, аннан Көнбатыш округы буенча Әстерханда хәрби әзерлектә катнаштык. Анда безнең  мотострелок бригадасы беренче урын алды. Шунысын да әйтәсе килә, безнең рота гади түгел, данлыклы “27-ая отдельная гвардейская мотострелковая Севастопольская Краснознамённая бригада имени 60-летия СССР“ бригадасы ул. Шуңа Севастополь антын биргәндә аңлатып бирә алмаслык хисләр кичердем. Армиядә күптәнге хыялым да тормышка ашты, мин, ниһаять, парашют белән сикердем.

Яхшы хезмәт иткәнем өчен Мактау грамотасы белән дә бүләкләндем. Бу бүләкләүгә әти-әнием дә бик сөенде. Алар белән атнага бер тапкыр телефоннан сөйләшеп торабыз, якыннарыма истәлеккә хат та язып салырга җыенам. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International