Әгерҗенең “Спутник“ командасы икенче баскычка күтәрелде

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Илдус Шәймөхәммәтов җитәкчелегендәге “Водоканал“ ширкәте, өченче ел рәттән хоккей ярышы уздырып, яшүсмерләрне сөендерде. Быел әлеге бәйгедә Әгерҗе яшүсмерләре Ижау, Менделеев, Минзәлә командалары белән очраштылар.

Районыбызда хоккей федерациясе президенты да булган Илдус Эрнест улы, чынлап та, әлеге спорт төрен үстерүгә зур көч куя. Үзенең дә ике улы Эмиль һәм Адель инде балачактан хоккей белән шөгыльләнәләр. Алар уйнаган бер генә ярышны да калдырмыйлар Шәймөхәммәтовлар. Бу бәйгедә дә Эмиль һәм аның дуслары өчен җан аттылар алар.

Ә ярыш, чынлап та, бик мавыктыргыч булды. Узган ел Кубок яулаган Ижауның “Заря“ командасы бәйгедә өч көндәшенә дә җиңелде.

–       Бу – Татарстанда балалар хоккеена ныграк игътибар бирелә дигән сүз, – ди спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов.

Моңа кадәр дүртенче һәм өченче урын ияләре булган Әгерҗенең “Спутник“ командасы да быел икенче баскычка күтәрелә алды. Ижауны 1:0 исәбе белән җиңеп, Менделеевтан килгән көндәшләренә 3:1 исәбе белән җиңелеп, соңгы уенда  минзәләлеләр белән очраштылар алар.

–       Ижау командасын җиңгәч, бозда үзебезне бераз иркенрәк тоттык, бердәмлек җитмәде. Менделеев командасына җиңелүнең төп сәбәбе шул булды. Хәзер җиңү өчен бар тырышлыкны куячакбыз, – диде капитан Әмир Мөфтәхетдинов бозга чыгар алдыннан.

Беренче периодта ике команданың көчләре тигез булды. Минзәләлеләр безнекеләрне бер алка белән “бүләкләгәннән“ соң, “Спутник“ командасы уенчысы Эдуард Булатов та, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, көндәшләре капкасына алка кертү бәхетенә иреште. Икенче периодта ике як та, күпме генә тырышлык куйса да, исәпне арттыра алмадылар. “Спутник“ командасы капкачысы Игорь Гугалога рәхмәт. Бер генә алкага да капкага очып керергә мөмкинлек бирмәде ул.

–       Ярышны зур дулкынлану белән күзәтәбез. Улыбыз Игорь өчен бигрәк тә борчылабыз. Аннан зур җаваплылык таләп ителә бит, – ди Людмила ханым.

Игорь тәпи киткәннән бирле хоккей уйнаса, кечкенәләре Дарьяның киләчәген дә хоккей белән бәйләргә тели әти-әнисе.

–       Хатын-кызлар арасында хоккей уйнау модада хәзер. Дарьяда да бу спорт төренә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куячакбыз, – ди Николай.

Соңгы период хәлиткеч иде. Кайсы команда җиңәр? Җанатарларның бу мизгелләрдә командалар өчен көч биргәнен күрсәгез иде... Әмма өстенлек барыбер безнекеләр файдасына булды. Уен төгәлләнергә сигез минут кала Әмир Мөфтәхетдинов, аннан соң өч минуттан Адель Сәфәров кунаклар кпакасына алка керттеләр.

–       Минзәлә командасын беренче тапкыр җиңүгә ирештек, – дип сөенечләре белән уртаклашты Дмитрий Рәхмәтуллин.

Соңгы уенда Минзәлә һәм Менделеев командалары очрашты. Ижау белән Әгерҗене җиңгән менделеевлылар Минзәлә командасыннан да өстен чыктылар һәм “Водоканал“ ширкәте Кубогына ия булдылар. Икенче урында – Әгерҗе, өченче урынны Минзәлә командасы алды. Һәр уенчыга медальләр, командаларга премия, тортлар тапшырылды. Хоккейчылар төрле номинацияләр буенча да бүләкләнделәр. “Спутник“ командасынна н Игорь Гугало “Иң яхшы капкачы“, Эдуард Булатов “Иң яхшы уенчы“, Әмир Мөфтәхетдинов “Иң эффектлы уенчы“ номинацияләре җиңүчеләре булдылар. Ә Минзәлә командасы уенчысы Булат Камалиев Россия Эчке Эшләр министрлыгының Әгерҗе районындагы бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимов әзерләгән махсус бүләккә лаек булды.  

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International