Әгерҗенең Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә - яңа җитәкче

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Рөстәм Арслан улы Ильин Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе итеп билгеләнде.

Рөстәм Арслан улы 1983 елның 10 июнендә Чаллыда туа. 2005 елда Казанда “ТИСБИ“ идарә академиясенең юриспруденция факультетын тәмамлый.

Хезмәт юлын 2006 елда “Биклән“ җитештерү кооперативында башлый. 2006–2017 елларда “Чаллы“ балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә юрисконсульт, директор урынбасары булып эшли.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International