Иртәгә райондашлар съездга бара

2017 елның 21 апреле, җомга

Иртәгә, 22 апрельдә, Казанда Татарстан халыклары съезды үтә.

Аның төп максаты – барлык милләтләр, халыклар һәм җәмгыятьләрне берләштерү, аларның телләрен, мәдәнияте һәм рухи байлыгын үстерүгә ярдәм итү, Россиядә милләтара тынычлык-татулыкны саклау.

Татарстан Халыклары беренче съезды 1992 елда республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән узды. Республикада Милли-мәдәни берләшмәләр  ассоциациясе һәм тәүге Халыклар дуслыгы йортының пәйда булуы нәкъ менә шушы очрашу йомгагына әйләнде.

Быел съездда Татарстаннан 700 делегат катнаша. Безнең районнан район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә делегация барачак. Менә алар: район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова, ТР мари, удмурт милли-мәдәни автономияләренең Әгерҗе районы буенча җитәкчеләре Владимир Кибатов, Наталья Матвеева, “Ак калфак“ оешмасының Әгерҗедәге бүлекчәсе җитәкчесе Рушания Байтимерова, ТР рус милли-мәдәни оешмасының төбәктәге бүлекчә Советы рәисе Елена Шушакова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Әгерҗе җирле бүлекчәсе рәисе Марс Гатауллин. Чарага шулай ук федераль үзәктән, башка төбәкләр һәм чит илләрдән кунаклар чакырылган.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International