“Исәнбай“ бүлекчәсендә печән әзерлиләр

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Яңгыр көн саен сынап торуга карамастан, басу-кырларда эшнең туктап торганы юк. “Агро-Кама“ ширкәтенең “Исәнбай“ бүлекчәсе хезмәтчәннәре дә терлек азыгы хәзерләүгә керештеләр.

ПЕЧӘНГӘ ТӨШКӘННӘР

Быел яз сизелерлек соң килгәнлектән, күпьеллык үләннәр әле өлгереп кенә җитте.

–       Печәнгә ике атна элек төштек. Әмма еш яуган яңгыр эшебезгә “аяк чала“. Бүгенгә 50ләп рулон гына печән төргәкләргә өлгердек әле. Чабылган мәйданнар да бар. Кояш кыздырып җибәрсә, алар да бер-ике көндә кибәр иде. Гомумән, безнең алда бер мең гектар мәйданнан печән җыеп алу бурычы тора, – ди “Исәнбай“ участогы җитәкчесе Ирек Нәгыймов.

Бу эштә егетләр сыната торганнардан түгел, ди җитәкче. Мәктәп тәмамлагач трактор иярли башлаган Илшат Мухъяновның ел әйләнәсе бер генә көн дә эштән калганы юк. Язгы кыр эшләре вакытында бер мең гектарда бөртеклеләрне җир куенына салган ул. Сер итеп шунысын да әйтте дә җитәкче: Илшат өченче ел рәттән “Сабан батыры“ буларак Сабан туенда хөрмәтләнәчәк икән. Ул менә хәзер хезмәттәше Марат Гыйззәтуллин белән печән чаба. Күмәк көч тау күчерә, диләр борынгылар. Әлеге кызу кампания вакытында да күмәклек, бердәмлек зур роль уйный. Печән әйләндерүдә Алмарис Нурмөхәммәтов, кысуда Рифкать Мөфтиев, төяүдә Динәис Зарифуллин елның-елында сынатмыйча эшлиләр.

–       Кызу эш чорында лаеклы ялдагы механизаторларны да ярдәмгә чакырабыз. Зәниф Гыйльфанов, Мөдәрис Низамов, Әнвәр Хәкимов – чәчүдә булсынмы, печән хәзерләүдәме – бик теләп булышалар, – ди Ирек әфәнде.

Исәнбай хезмәтчәннәре шушы көннәрдә сенаж салуга да керешәләр. Моның өчен сенаж чокырлары күптән әзер инде.

ВИТАМИНЛЫ АЗЫК ТА КИРӘК

Терлек азыгы хәзерләү белән беррәттән, витаминлы азык җыюга да зур игътибар бирәләр биредә. Бюджет оешмалары хезмәткәрләре, участок белгечләре, сыер савучылар яфраказык әзерләү белән мәшгуль.

–       Быел башка елларга караганда да күбрәк әзерләү бурычы тора. Бу һава торышы белән бәйле. Аннан соң кыш көне яшь бозауларга витаминлы үлән суы эчерү, яннарына кипкәнен элеп кую – күп кенә чиргә дәва ул, – ди җитәкче.

КӨЗГЕ ЧӘЧҮГӘ ӘЗЕРЛЕК БАРА

“Исәнбай“ бүлекчәсендә көзге чәчү өчен җирләрне әзерләү дә кызу темплар белән алып барыла. Әлеге эш ике сменада оештырылган.

Илфат Газизов, Рафил Хәбиров, Рөстәм Закиров, Ришат Мөфтиев 500 гектар мәйданны сукалаганнар инде. Көнне-төнгә ялгап эшләүче механизаторлар җир сөрү буенча финишка якынлашуларын әйттеләр. 

–       Егетләргә һәм кыр эшләрендә күп еллар эшләүче тәҗрибәле механизатор Фәнил Вәгыйзовка рәхмәттән башка сүз юк. Техникалары һәрчак төзек, үзләре эш өчен янып торалар, – ди Ирек әфәнде.

Әтисе Рифкатьнең эшен дәвам итүче Илфатны басуда җир сөргәндә фотога төшердек.

–       20 яшьтән тракторда инде мин. Инвестор килгәннән соң МТЗ-1221 тракторы биргәннәр иде. Шуны күз карасыдай саклап кына эшлим. Иртә яздан басуга чыгып китәбез, кыр эшләре төгәлләнгәч кенә тыныч күңел белән кайтабыз. Иң мөһиме, эш булсын да, техника сынатмасын, – ди Илфат.

–       Безнең участокта, чын мәгънәсендә, егетләрнең асыллары, үз эшләренең осталары тупланган. Бригадир, шул ук вакытта агроном да булган Инсаф Шәрипов, машина-трактор паркы мөдире Раил Сизов, бригадир Эрнест Ганиев үз вазифаларына күптән түгел керешсәләр дә, сынатмыйлар. Механизатор-шоферларыбыз техника “телен“ аңлап, терлекләребез тук кышласын өчен мул азык хәзерләүдә алны-ялны белми эшлиләр. “Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Ленар Нургаянов та эшкә һәрчак дәртләндереп тора. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, кире какканы юк. Әле шунысын да әйтим, Исәнбай сыер савучылары да бу көннәрдә рекорд куялар. Алар бер сыердан 18 литр сөт савалар. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бер литрга артык дигән сүз, – ди Ирек Нәгыймов.

Без азыкны мулдан әзерләргә дигән бурычны үтәргә әзер. Ходай бары кояшлы матур көннәрен генә бирсен, дип тә өсти ул.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотолары.

 

Белешмә:

“Исәнбай“ бүлекчәсендә барлыгы биш мең тонна сенаж, бер мең рулон печән хәзерләнергә тиеш.

Әлеге мөһим кампаниягә 19 берәмлек техника җәлеп ителгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International