Әгерҗе районының кайбер авылларында халык сөт бәясеннән канәгать түгел

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Валерий Макаров шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөтнең бәясе 18 сумнан да ким булмаска тиеш дигән катгый таләп куйган иде. Әмма кайбер авылларда әлеге таләпнең үтәлмәве мәгълүм.

–       Нәкъ халык мәкалендәгечә, бу очракта “гаепне аттан да, тәртәдән дә“, ягъни сөт тапшыручылардан да, аны җыючылардан да эзләргә кирәк. Халыкка 18 сум бәя сөт комбинатка югары сыйфат белән тапшырылганда гына түләнә. Ә сөт югары сыйфатлы булсын өчен, майлылыгы, тыгызлыгы, аксымы билгеле таләпләргә туры килергә тиеш. Шулай ук сыерга аерым ветеринар чаралар уздырылганда да аның сөтен тапшырырга ярамый. Бу бигрәк тә антибиотик кулланган очракка кагыла. Антибиотиклы сөтне комбинатлар кабул итми, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин. – Бу таләпне шәхси хуҗалыклар гына түгел, күмәк хуҗалыклар да күз уңында тотарга тиеш. Сөтләре сыйфатсыз булганда аларныкын да кабул итмиләр. Тонна-тонна сөтнең кире кайтарылган очраклары да бар. 

Сөт иртән генә җыелганга күрә сөт тапшыручылар, гадәттә, кичке һәм иртәнге савымны бергә кушып чыгаралар.

–       Җәйге чорда сөт тиз әчи. Шуңа аны саклау чараларының да үтәлүе зарур, – ди Дилүс Гатауллин.  

Сөт тапшыручылар һәм җыючылар арасында аңлашылмаучылык килеп чыкмасын өчен, соңгыларының сөтне тикшереп кабул итүләре дә шарт. Моның өчен аларның һәркайсының кирәкле җиһазлары бар.

–       Мин сөтне Удмуртиягә тапшырам. Анда сөтне көн саен тикшереп кабул итәләр. Әгәр күрсәткечләр начар булса, икенче көнне һәр авылныкын – Кичкетаң, Барҗы-Пельга, Барҗы-Умга аерым үзем тикшерәм. Айга бер тапкыр һәркемнең сөтенә тикшерү уздырам. Сөт җыя башлаган чакларда ешрак та тикшерергә туры килә иде. Халык та моңа күнегеп бетте инде. Ничек кенә булмасын, сыйфатсыз сөт тапшыручыны ачыкламыйча туктамыйм, – ди Кичкетаңнан тәҗрибәле сөт җыючы Рәшит Таҗиев.

–        Җәйге чорда сөтнең майлылыгы – 3,6, тыгызлыгы 1028 булганда бик тә яхшы инде, – дип дәвам итә. Сүз уңаеннан: ул бүген сөт тапшыручыларга – 18, шоферга 1 сум исәбеннән түли.

Менә шулай, җәмәгать. Бу очракта ике якның да намуслы эш йөртүе мөһим. Ягъни сөт тапшыручының – сыйфат турында уйлавы, ә сөт җыючының – гаделлеге. Сөт тапшыручылар бер кашык дегетнең бер мичкә балны бозарга мөмкин икәнлеген, ә сөт җыючылар сыерның авыл җирендә гаиләнең төп туендыручысы булуын һәрвакыт истә тотканда гына ике як та канәгать калыр. 

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International