Әгерҗе район Сабан туе программасы

2017 елның 30 июне, җомга

10 сәгать – ат чабышы.

11 сәгать – ат чабышында җиңүчеләрне бүләкләү. Сабан туен тантаналы төстә ачу. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү.

12 сәгать – районыбызның сәхнә осталары чыгышы.

12.30 сәгать – волейбол, армспорт, капчык белән сугыш, йөгерү ярышлары.

13.30 сәгать – турникта күтәрелү, гер ыргыту ярышлары.

14 сәгать – таяк тартышу, гер күтәрү, кашыкка йомырка салып, капчык белән йөгерү.

14.30 сәгать – милли көрәш бәйгесе.

15 сәгать – көянтә-чиләк белән су ташу, аркан тартышу, күзне бәйләп чүлмәк вату.

17 сәгать – көрәшнең финал өлеше. Сабан туе батырларын бүләкләү.

17.30 сәгать – баганага менү.

18 сәгать – Сабан туен ябу тантанасы.

Мәйданда балалар өчен төрле аттракционнар, сәүдә нокталары, күчмә кафелар эшли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International