14 яшендә колхозда кырчылык эшендә эшли башлаган Гафиятнең гомере туган авылына хезмәт итеп уза: озак еллар бригадир, тәэминатчы булып эшли ул. Яхшы эшләгәне өчен бик күп Хөкүмәт бүләкләренә лаек була.
Гомере буе халык сәламәтлеге сагында торган җәмәгате Рәмзия апа белән дус-тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстереп, олы тормышка озатканнар, барысына да югары белем биргәннәр. Бер кызларын вакытсыз җир куенына салу гына йөрәкләренә төзәлмәс яра салган.
Рәмзия апа белән Гафият абый – районда иң озак бергә яшәүче парларның берседер. Алар менә инде 66 ел иңне-иңгә куеп атлыйлар. Әле бүген дә бер-берсенә тирән хөрмәт белән караучы бу парның тормыш һәм хезмәт юлы – һәркайсыбызга үрнәк.