Әгерҗедә еланнар күбәйгән

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Хәзер халык күпләп җиләк җыярга йөри. Әллә ел яңгырлы булгангамы, быел басуларда елан еш очрый, диләр.

Күптән түгел танышым сөйләгәннәр исемә төшсә, тәннәр әле дә чемердәп китә.

–     Улым белән каен җиләгенә барган идек. Бик көчле яңгыр ява башлагач, ышыкланырга дип күпер астына кердек. Шулчак күзем су буйлап йөзеп килүче еланга төште. Башын күтәреп йөзгән еланны күреп, йөрәгем “жу-у“ итте. Аяк астына карасам, таш астында да бер юан елан бөгәрләнеп яткан. Ерак түгел тагын бер кечкенәрәк елан шуышып бара. Шуларны күрдем дә куркудан елап җибәрдем...

Улым: “Әни, үзең тимәсәң, ул сиңа тими. Алар да җан иясе бит. Белгән догаларыңны укы да тынычланырсың“ , – дигәч тә бик озак һушыма килә алмадым. 

Ә менә икенче күңелсез хәл кара елан белән бәйле.

–     Моннан берничә ел элек җиләккә баргач сеңлемнең аягын елан тешләде. Аның агуын суырырга кирәклеген ишетеп белә идем. Шуңа күрә болыннан өйгә кайтканчы, трактор арбасында ятып кайткан сеңлемнең аягын суырып кайттым. Кайту белән авыл фельдшерына мөрәҗәгать иттек. Ул банка куеп карарга киңәш итте. Алай да сеңлемнең хәле җиңеләймәде. Аягы нык кына шешкәч, хастаханәгә бардык. Анда “капельница“ куйдылар. Озак кына дәваланса да, бер аягы әле дә шеш булып тора. Дөрес, “авырту тоймыйм“, ди үзе. Әмма елан истәлеге булып урыны калды, – дип сөйләгән иде исемен атарга теләмәгән тагын бер танышым.

Безнең якларда кара елан сирәк очрый, диләр. Әмма тузбаш еланны күргәндә дә йөрәк курка шул. Шуңа күрә урманга барырга җыенасыз икән, иң элек кием-салымыгызны карагыз. Нык тукымадан тегелгән иркен кием, озын кунычлы резин итек – иң кулае. Резин галош, итек аркылы елан тешли алмый, диләр. Еланнарның активлык чоры исә апрель ахырыннан башланып октябрьнең беренче яртысына кадәр дәвам итә икән. Бу – аларның парлашу, аталану вакыты. Шул вакытларда еланнар аеруча да зәһәр була, ди. Алар салкынча урынны ярата. Күп очракта  елга-күл буйларына яшеренә, ташлар арасына кача яки агач күләгәсендә ята.

Еланны күргән очракта паникага бирелеп, кычкырып җибәрергә ярамый. Аяк белән тибү, таяк белән тию турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Еланга узып китү өчен шартлар тудырырга кирәк яки аның яныннан үзегез әкрен генә китү җаен карагыз.

Ә кара елан чаккан очракта нишләргә соң? Әлеге сорауга Әгерҗе үзәк хастаханәсе поликлиникасы өлкән шәфкать туташы Гөлгенә БАКИРОВА болай дип җавап бирде:

–     Елан чаккан икән, хәрәкәтләнмәскә кирәк. Чөнки хәрәкәтләнгәндә агу тәнгә тарала. Күп итеп су эчәргә киңәш ителә. Шулай ук аллергиягә каршы дару эчәргә мөмкин.

Иң мөһиме – авыруны тиз арада хастаханәгә илтү яки “ашыгыч ярдәм” чакырту.  Бары тик табиблар гына дөрес дәвалану билгели ала.

Тагын бер нечкәлек: елан чаккан урынга бау бәйләргә яки алкоголь кулланырга ярамый. Тешләнгән урынга салкын да куярга киңәш ителми, бу тукымалар өчен зыянлы. Елан агуын авыз белән суырып алуның да зур мәгънәсе юк. Моның өчен авыз куышлыгында, казналарда, ирендә бер генә яра эзе дә булмаска тиеш. Әгәр җәрәхәт булса, ул, киресенчә, зарарлы гына.

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсе өлкән фельдшеры Гөлфия Симакова әйтүенчә, күптән түгел Красный бор зонасында, төгәлрәге, Кадрәктә 74 яшьлек бер ир-атны елан чагу очрагы булган. Ашыгыч ярдәм бүлекчәсе фельдшерлары тарафыннан беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң зыян күрүчене хастаханәгә салганнар.

Башка мондый очраклар булмасын иде. Ә моның өчен үзегезнең дә сак булуыгыз кирәк. 

Дания АБЗАЛИЕВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International