Халык санын алачаклар

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Россия Хөкүмәте, Икътисади үсеш министрлыгы тәкъдиме белән ризалашып, 2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрү, ә 2018 елда халык санын алуның беренчел тикшеренүен уздыру белән килешкән.

Дәүләт федераль статистика хезмәте башлыгы Александр Суринов Бөтенроссия халык исәбен алу 50 миллиард сумга төшәчәк дип белдергән. Ул шулай ук Дәүләт федераль статистика хезмәтенең 2010 елда кулланылган халык исәбен алу кәгазенә җитди үзгәрешләр кертергә җыенмавын билгеләп үткән. Шулай да миграцияне билгеләүне бәяләүче сораулар эшләнеп бетәргә мөмкин дип белдергән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International