Җитәкчеләр Әгерҗедән Наилә Әзиятуллинаны олуг юбилее белән котладылар

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

“Кешегә тулы бәхет өчен кирәк әйберләр: сәламәтлек, туган җиреңдә гомер итү һәм сине аңлардай игелекле балаларың булу“, –  ди Әгерҗедә гомер кичерүче 90 яшьлек Наилә әби ӘЗИЯТУЛЛИНА. Шөкер, аларның барысы да бар юбилярда.

–       Мин – Әгерҗе кызы. Яшьтәшләрем кебек кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килде. Гаиләдә иң өлкән бала булганлыктан, уку да бик эләкмәде. 15 яшьтән эшли башладым. Каенанам, каенсеңелләрем булган йортка килен булып төштем. Бәхетемә, каенанам Надҗирә бик ипле, тик торуны белмәс, акыллы карчык иде, – дип сөйләде үз тормышы турында Наилә әби. – Ирем Фасил белән тимер юлда – депода хезмәт куйдык. Кызыбыз Галия дә, улыбыз Фәнил дә көне буе әбиләре тәрбиясендә булдылар. Өебез искергәч, яңа йорт төзеп кердек. Мөмкинлек булган саен табигатькә чыктык, урманга барып чикләвек, карлыган, шомырт, балан, гөлҗимеш, мәтрүшкә җыйдык, бергәләп пиннек, печән әзерләдек.

33 ел бергә тату яшәгән каенанасын да соңгы юлга ул тәрбияләп озата. Бәхиллеген калдырып, “рәхәт яшә“ дип күзләрен йомган каенанасының теләкләре кабул була: ул бүгенге тормышыннан бик канәгать. Кызы Галия Саба районында яши, әмма әнисе өчен күңеле тыныч аның.

– Энем Фәнил – дөнья бәһасе торырдай кеше. Эшли дә, әниемне дә тәрбияли. Әниемә охшап, кешелекле, ярдәмчел, зарлануны белмәс, кунакчыл ул. Ризык әзерләргә бик оста, мантыга кадәр пешерә. Әнкәйгә җайлы булсын дип мунчага хәтле брусчатка җәйде. Һәр җирдә – чисталык, пөхтәлек. Урманны бик яратучы әниебезне җәй көннәрендә табигать кочагына да алып чыга. Аның һәрбер теләген үти. Барыбыз өчен дә таяныч, терәк ул,  – ди Галия ханым энесе турында.

–       Ирем вафатына 14 ел инде. Үз яшемә җитәрлек сәламәтлегем бар әлегә. Хәтерем әйбәт. Эшләрлек хәлем булмаса да, үз-үземне каравыма шөкер итәм. Бертуганнарым бик иртә вафат булдылар. Мин шуларның да яшәлмәгән елларын яшимдер, ахрысы, – диде ул озын гомерле булуның сере турында сорагач.

Бәйрәм белән котларга иртүк депоның ветераннар советыннан һәм Ижау каласыннан улының кода-кодагыйлары, иренең сеңлесе Фәдимә апа, дүрт оныгы, җиде оныкчыгы килгән иде. Мондый көннәрдә дә әбигә моңаеп утырырга бик ирек бирми алар. Әнә шулай, туганнарга кирәк булып, миһербанлы балаларының яхшы тәрбиясендә, илгә-көнгә тынычлык, иминлек теләп, эшләгән җирдә дә һаман онытмауларына сөенеп яши Наилә әби. 45 ел хезмәт стажлы тыл һәм хезмәт ветераны булган Наилә әбигә район Советы аппараты җитәкчесе Резеда Закирова, илебез һәм район җитәкчеләренең котлавын җиткереп, бәйрәм бүләкләре тапшыргач, алда да туган көннәре булуын теләп саубуллаштык кадер-хөрмәттә яшәүче юбиляр белән.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International