Район һәм шәһәр турында

Район үзәге: Әгерҗе шәһәре

Гомуми мәйданы: 1796, 62 кв. км

Халык саны: 36,6 мең кеше

422230 Татарстан Республикасы, Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 13

Тел.: (85551) 2-20-42, 2-23-45; факс: (85551) 2-27-05

E-mail: admagrge@mail.ru

www-адрес: http://agryz.tatarstan.ru

Районның тасвирламасы

   Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Сарапул калкулыгы итәгендә, Иж елгасы (Идел бассейны) ярында Казан шәһәреннән 304 км көнчыгышка таба урнашкан. Тимер юл узелы (Казан, Екатеринбург, Ижау юнәлешендә). Россия тимер юллары ААҖ нең  локомотив–эксплуатация һәм локомотив-ремонт деполары эшли. Поселок  буларак, Казан-Екатеринбург тимер юлы төзелгәннән соң, Әгерҗе станциясе (1915 елда ачылган)  каршында  оешкан. Исеме Әгерҗе елгасына бәйле. Шәһәр статусы 1938 елда бирелә. Район табигый байлыклары белән билгеле. 20% җире урманнардан тора. Нигездә ылыслы агачлар. Известняк, мергель, кызыл балчык, ком, торф, нефть ятмалары бар.

 Халкы

Бүгенге көндә районда 36,6 мең кеше яши. Шуларның 58,9% - татарлар, 24%  - руслар, 8,2% - марилар, 6,6% - удмуртлар һәм 2,3% - башка милләт вәкилләре

Сәнәга

Районда  берничә сәнәга предприятиесе бар. Иң зурларыннан – «Әгерҗе урманчылыгы» дәүләт бюджет учреждениесе, РайПО, «Икмәк пешерү комбинаты»  җитештерү берләшмәсе, «Болгар-икмәк», «Брэдгор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар («Җылылык челтәрләре», «Комтехэнерго», «Теплосбыт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре), «Стройкерамика -2», «Әгерҗе керамикасы», «Әгерҗе ит комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре. Нефть чыгару урыннары.

 

 

 

 

 

 

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгының төп юнәлеше булып  терлекчелек тора – ит-сөт терлекләре үрчетү һәм дуңгызчылык. Районда арыш, бодай, солы, карабодай үстерәләр. Авыл хуҗалыгы тулай продукциясе структурасында шәхси сектор 50% тәшкил итә. Иң эре предприятиеләрдән – җаваплылыгы чикләнгән «Ак Барс-Әгерҗе агрофирмасы», «Әгерҗе-агрохимсервис» җәмгыятьләре.

 

 

 

 

 

 

 

Төзелеш

Район тормышында төзелеш тармагы мөһим юнәлеш  булып  кала бирә. Капиталь ремонт һәм төзелеш көннән-көн үсә. Төп төзелеш оешмалары булып җаваплылыгы чикләнгән «Ижстройсервис», «СМУ», «Стройград» җәмгыятьләре, «Әгерҗе районара төзелеш оешмасы» ябык акционерлык җәмгыяте, СМП-184 санала.

 

 

 

 

Мәгариф, мәдәният

          Районда 26 гомуми белем бирү учреждениесе исәпләнә, шул исәптән 1 лицей, 20 мәктәпкәчә  белем бирү учреждениесе, 1 һөнәр училищесы. Аларда 6 мең бала укый һәм тәрбияләнә.  Шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре: Балалар сәнгәть мәктәбе, Балаларга өстәмә белем бирү үзәге, Балалар-яшүсмерләр клубы, Мәктәптән тыш эшләр үзәге, Яшьләр сәясәте бүлеге каршында яшүсмерләрнең «Яшьтәш» клубы,  җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост»   оешмасы эшләп килә. Хәзерге вакытта мадәни-күңел ачу чараларын  оештыру буенча авыл Мәдәният йортлары, Әгерҗе шәһәрендәге 600 урынлык Мәдәният сарае эшли

 

 

 

 

Ял итү, туризм

1984 елда  кондыз һәм суер санын арттыру максатыннан  аучылык заказнигы оештырыла. Комплекслы профильле «Кичке Таң» дәүләт тыюлыгы һәм  табигать һәйкәлләре булып саналган -  Катлаулы урман, Иж елгасы, Кырыкмас елгасы ярларыннан ташыган урыннар, Красный Бор геологик уемы бар. Әгерҗе шәһәрендә Әгерҗе муниципаль районының тарихы һәм мәдәни мирасы музее эшли.

 

 


Әгерҗе муниципаль районы составындагы муниципаль берәмлекләр


 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International