Көчек мәктәбе укучылары өчен – икеләтә бәйрәм

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Әгерҗе районы Көчек авылы мәктәбе укучылары өчен – икеләтә бәйрәм узды. Биредә Белем көнендә республика программасы кысаларында төзелгән яңа спорт мәйданчыгы ачылды.

–       Бүгенге тантаналы бәйрәмне уздыру урыны итеп нәкъ менә шушы авылны сайлавыбыз очраклы гына түгел. Бу Татарстан Хөкүмәте ярдәменең республика шәһәрләре һәм авылларына бертигез күрсәтелүен раслый, – диде район башлыгы Валерий Макаров.

Казан кунагы – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин укучыларны һәм мөгаллимнәрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәбрикләп, Илбашының Белем бәйрәме уңаеннан котлавын укып җиткерде.

Беренче сыйныфка баручылар өчен тәүге кыңгырау чыңлаганнан соң спорт мәйданчыгы сәламәт тормыш рәвеше алып баручы укучылар хозурына бирелде. Алар биредә футбол һәм волейбол уйнадылар, милли көрәш алымнарын күрсәттеләр, үзләрен кул көрәшендә  сынадылар. Сүз уңаеннан: туган мәктәбенә бәйрәмгә әлеге уку йортын тәмамлаган спорт йолдызы – Чаллы дәүләт педагогия институты студенты, армспорт буенча Россиянең көчле спортчылары исемлегенә керүче Миләүшә Гыймранова да кайткан иде. Спортчылар парадын нәкъ менә ул җитәкләде.

Яңа мәйданчыкта укучыларга гына түгел, авыл халкына да спорт белән шөгыльләнер өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган.

–       Биредә һәрчак бүгенге кебек спорт сөючеләр күп булсын. Бу урын авыл халкының да яратып йөри торган урынына әверелсен, – дип теләде әлеге спорт мәйданчыгын төзегән “СтройГрад” ширкәте җитәкчесе Илнар Мифтахиев.

Тантана барлык мәктәп укучылары катнашында флешмоб белән тәмамланды. Флешмоб та гади генә түгел иде: укучылар татар, рус, мари, удмурт көйләренә рәхәтләнеп биеделәр. Көчек мәктәбендә нәкъ әлеге милләт вәкилләре белем ала.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International