Августта Әгерҗедә утыз сабый туды

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Август аенда Әгерҗе районында 30 сабый дөньяга килде. Аларның 17се – малай, 13е – кыз.

20 пар никахын рәсмиләштерде. 16 пар аерылышты. Августта 36 райондашыбыз – 15 ир-ат, 21 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашты.

Узган ай ЗАГС бүлегендә йөзенче пар язылышу, 200нче сабый туу белән истәлекле булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International