Көчек авылында спорт мәйданчыгы ачылды

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Көчек мәктәбе укучылары өчен быелгы Белем бәйрәме аеруча истәлекле булды. Ул көнне белем йорты территориясендә спорт мәйданчыгы да ачылды.

– Тантаналы бәйрәмне уздыру урыны итеп нәкъ менә Көчек мәктәбен сайлавыбыз очраклы гына түгел. Бу Татарстан Хөкүмәте ярдәменең республика шәһәрләре һәм авылларына бертигез күрсәтелүен ачык раслый, – диде район башлыгы Валерий Макаров.

Казан кунагы – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, укучыларны һәм мөгаллимнәрне Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән Белем көне белән тәбрикләп, Илбашының котлавын укып җиткерде.

Беренче сыйныфка баручылар өчен тәүге кыңгырау чыңлаганнан соң спорт мәйданчыгы сәламәт тормыш рәвеше алып баручы укучылар хозурына бирелде. Алар баскетбол һәм волейбол уйнадылар, милли көрәш алымнарын күрсәттеләр, нәфис гимнастика күнегүләре башкардылар. Ә кемдер үзен кул көрәшендә сынап карады. Сүз уңаеннан: туган мәктәбенә бәйрәмгә әлеге белем йортын тәмамлаган спорт йолдызы – Чаллы югары уку йорты студенты, армспорт буенча Россиянең көчле спортчылары исемлегенә керүче халыкара класслы спорт мастеры Миләүшә Гыймранова да кайткан иде. Спортчылар парадын нәкъ менә ул җитәкләде.

–       Туган мәктәбемдә шундый спорт мәйданчыгы төзелүенә мин бик сөенәм. Укучыларның анда вакытларын файдалы уздырып, тагын да матуррак нәтиҗәләргә ирешүләрен телим, – диде Миләүшә. 

Чыннан да, спорт мәйданчыгы ачылу – укучылар өчен зур бүләк.

–       Мин күптән түгел армспорт белән ныклап шөгыльләнә башладым, милли көрәшне дә үз итәм. Ләкин аерым бер спорт өлкәсендә ниндидер уңышка ирешү өчен үзеңне төрле яклап чыныктырырга кирәк. Яңа спорт мәйданчыгында моның өчен барлык шартлар тудырылган. Мин биредә тренажерларда да шөгыльләнәчәкмен, – диде 9 сыйныф укучысы Дәнис Галиуллин.  

Әлеге мәйданчык барлык укучыларның да яратып йөри торган урынына әверелер. Моның шулай булачагына ишарәләп алар тантананы да флешмоб белән тәмамладылар. Флешмоб барышында бердәм булып төрле спорт күнегүләре дә, татар, рус, мари, удмурт биюләре дә башкардылар. Ә монысы мәктәптә әлеге милләт вәкилләренең белем алуын күрсәтә.     

Районыбызда республика программасы буенча егерме спорт мәйданчыгы төзелгән иде инде. Көчек авылындагы мәйданчык – исәп буенча егерме беренчесе. Аны сафка бастыручылар – Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге “СтройГрад“ ширкәте төзүчеләре.     

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International