Азалия ГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре:
– Урамда салкын көз хакимлек итсә дә, кәефем бик яхшы. Моңа күптән түгел “ТМХ-Сервис“ ширкәте “Западный“ филиалының Яшьләр слетында катнашуым да сәбәпледер. “ЛокоТех“ компаниясе җитәкчелеге яшьләрне үстерүгә зур игътибар бирә һәм Түбән Новгородта узган әлеге чара да моны дәлилләде.
Слет команда белән эшләүне тәэмин итүче төрле тренинглардан торды. Без, яшьләр, бер-беребез белән бөтенләй таныш булмасак та, әлеге чаралар ярдәмендә аерылмас дусларга әйләндек.
Бик матур тәэсирләр белән кайттым слеттан. Коллектив белән ничек идарә итәргә дигән сорауга да төпле җавапларым бар. Слетта алган белемнәр алга таба да тормышта ярдәм итәр дип ышанам.
Эльвира КАПАРОВА, Пеләмеш авылы:
– Акча булса, кәеф тә яхшы булыр иде дигәндәй, берничә ай “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтендә хезмәт хакы белән тоткарлыклар булу сәбәпле, безнең гаилә дә кыенлыклар кичерә бүген. Шул сәбәпле кәеф тә бик юк, төшенкелек тә сизелә.
Узган атнада ике балабызны – балалар бакчасына, икесен – мәктәпкә, берсен техникумга озаттык. Аларны озаттык дию генә җиңел. Кием-салым, уку кирәк-яраклары алу өчен күпме акча кирәклеген баласын мәктәпкә әзерләүче һәр әти-әни яхшы белә. Ә безнең төп керем – “Пеләмеш“ бүлекчәсендә эшләгән хезмәт хакы. Ирем – көтүче, мин – сыер савучы. Хезмәт хакын ашлыклата алырга була иде, әмма без акчалата биргәннәрен көтәбез. Биш балалы гаиләгә акча күп кирәк бит. Әле ярый, бакчабызда бөтен төр яшелчәне дә үстерәбез, мал асрыйбыз. Шулар белән генә авырлыкларны азмы-күпме җиңеп барабыз.
Кристина ИШКАТОВА, Әгерҗе шәһәре:
– Балалар арасында юл-транспорт һәлакәтен киметү максатыннан, “Ирекле әгерҗеле“ командасы Әгерҗенең үзәк мәйданында “Яктырт! Юлда сизелеп тор!“ исемле акция-флеш-моб уздырды.
Киемнәренә яктылык чагылдыручы тасмалар, җайланмалар таккан активистлар шәһәр үзәгендә флеш-моб биеделәр. Алар балаларга яктырткыч элементлар такмыйча караңгыда урамга чыгарга ярамаганлыгын аңлаттылар, “гомерегезне куркыныч астына куймагыз“ дип кисәттеләр. Балалар әлеге кисәтүләргә колак салырлар дип ышанабыз.
Антонина АЛЕКСЕЕВА, Варкләд-Бодья авылы:
– Безнең “Инвис“ ансамбле Казан янындагы Крутушка бистәсендә халыкара этник фестивальдә катнашып кайтты. Республикабыздан төрле милләт вәкилләре катнашкан әлеге чарада осталыгыбызны күрсәтә алуыбызга бик сөендек. Ике көн катнашучыларга мастер-класслар күрсәттек. Удмурт халык уеннарына башка милләт вәкилләрен дә тарттык, рәхәтләнеп җырладык, биедек. Халкыбызның матур традицияләрен башкаларга күрсәтеп кенә калмадык, үзебез дә татар, рус, мари һәм башка халыкларның үзенчәлекле гореф-гадәтләрен өйрәндек.
Любовь МИХАЙЛОВА сораштырды.