Иж-Бубый яшьләре сиксән чакрым араны җәяүләп узды

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Иж-Бубый авылының бер төркем яшьләре “Бубыйлар мирасы” оешмасы рәисе Искәндәр Җиhангәрәев җитәкчелегендә Себер тракты буйлап Сарапул шәһәренә җәяүле сәфәр кылдылар. Алар ике тәүлек эчендә сиксән чакрым юл үттеләр.

Газета укучыларда, бәлки, “ни өчен нәкъ менә Сарапулга?” дигән сорау туар. Әлеге сорауга җавап бирер өчен бераз тарихка күз салыйк әле.

 

СЕБЕР ТРАКТЫ БУЙЛАП

Революциягә кадәр Әгерҗе төбәгендә икътисади-хуҗалык мәсьәләләре Алабуга һәм Сарапул өязләре земстволары тарафыннан хәл ителгән. Иж-Бубый авылы Вятка губернасы Сарапул өязенә караган. Авыл эченнән 11 мең чакрымга сузылган (Мәскәү–Кытай чикләре) Себер тракты үткән. Әлеге юл аша заманында почта йөрткәннәр, сәүдәгәрләр товар ташыганнар, сәяси тоткыннар, декабристлар сөргенгә сөрелгәннәр. Иж-Бубый авылын бөтен татар-мөселман дөньясына таныткан мәгърифәтче Бубилар әлеге тарихи юл аша ничәмә-ничә тапкыр узганнар микән?! Мәдрәсәне япканнан соң Сарапул төрмәсенә дә аларны Себер тракты буйлап озатканнар.

Узган җәйдә әлеге юл буйлап Иж-Бубый мәктәбе укучылары  Данилово авылына җәяүләп сәфәр кылганнар иде. Шул вакытта ук быелгы җәйдә тарихи юл белән Сарапулга барачаклары турында сөйләшү булды. Әлеге хыялны чынбарлык итү ниятеннән яшь авылдашларым Алсу Саттарова, Фәнзил Хәмидуллин, Ленар Нәфыйков, Зөлфия Чигвинцева, Диләрә Ваһапова, Айрат Галләмов, Руслан Саттаров, Динар Гомәров, Батыр Чураев җәйге матур бер иртәдә ерак юлга кузгалдылар. Аларны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов хәерле юл теләп Иж-Бубыйда озатып калды. Алдан сөйләшү буенча мин авылдашларымны Сарапулда каршы алырга һәм аның тарихи урыннары буйлап сәяхәт уздырырга тиеш идем. Шулай килеп чыкты да. Ә менә Себер тракты буйлап җәяү барганда алган тәэсирләре турында алар соңыннан үзләре сөйләделәр.  

 

РӘХӘТЕН ДӘ, МИХНӘТЕН ДӘ ТАТЫДЫК

–      80 чакрымны җәяүләп үткәндә әбиләр әйтмешли, рәхәтен дә, михнәтен дә күп татыдык. Юлны кыскарту нияте белән сазлык аша да чыктык, яңгыр астында да бардык. Әмма беребез дә сер бирмәде, – диде Фәнзил.

–      Безнең өчен онытылмас мизгелләр авылыбыздан ерак түгел Иж һәм Бобинка елгалары кушылган урыннан ук башланып китте. Шушы сәяхәткә чыкмаган булсак, аны да белмәс идек әле. Ә иген кырлары, болын, урман, елга, чишмәләрнең матурлыгы! Палаткаларда йоклауның рәхәте! Кем ничектер, әмма мин үземне кинодагы сыман итеп тойдым, – дип әңгәмәгә кушылды Зөлфия.

Ә менә  Диләрәне юлда очраган кешеләрнең кунакчыллыгы, юмартлыгы сокландырган.

–      Өйләренә алып кереп чәй эчерделәр хәтта. Аннан безнең өчен борчылып,  хәерле юл теләп озатып калдылар, – диде ул.

–      Бу сәфәр безне тагын да якынайтты, дуслаштырды. Без авыр вакытта бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга өйрәндек, – дип дәвам итте Алсу.

–      Туган авылым яшьләре белән ерак сәфәргә чыгу күптәнге хыялым иде. Яшьләр тарихны белергә тиеш. Сәяхәттән мин бик канәгать калдым. Яшь авылдашларыма бик зур рәхмәт, – диде  сөйләнгәннәргә йомгак ясап Искәндәр. 

Ул сәфәрне оештыруга зур ярдәм күрсәткән авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһаповка да олы рәхмәтен җиткерде.

Сүз уңаеннан: Искәндәрнең бабасы Әнвәр Иж-Бубый урта мәктәбендә география фәнен укыткан. Ул да укучыларны походларга еш алып бара торган булган. Моннан нәкъ 60 ел элек, 1957 елда, ул укучылары белән Бубыйдан хәзерге Менделеев шәһәренә 180 чакрым җәяү сәфәр кылган.

 

ТАГЫН БАРЫР ИДЕК

–      Әлеге сәфәрдән соң бер айга якын вакыт узса да, ул көннәрне әле дә сагынып искә алабыз. Искәндәр абыйның учак янында гитара уйнавы, аңа улы Эмирның кушылып җырлавы – бүген дә күз алдында. Бабаларыбыз юлы буйлап үтү бездә горурлык хисләре уятты. Туган якның матурлыгын да чын-чынлап шушы сәяхәттән соң гына күрә башладык, ахры. Озын сүзнең кыскасы, сәяхәт безне дөньяга икенче күзлектән карарга этәрде. Алдагы елларда да шундый сәфәрләр оештырылса, һичшиксез, барачакбыз. 

Бу – тарихи сәяхәттә булган яшьләрнең  уртак фикере.

Нурия МӘННАПОВА,

Иж-Бубый авылы музее методисты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International