Пенсионерларны “Автооста“ бәйгесенә көтәләр

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

12 сентябрьдә Әгерҗедә пенсия яшендәге ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында “Автооста“ бәйгесе кысаларында иң яхшы машина йөртүчене ачыклаячаклар.

Ул ике этапта уза: башта ЮХИДИ бинасында теоретик белемнәрне сыныйлар. Аннан автодромда руль артында төрле каршылыкларны узарга туры киләчәк.

Бәйгедә “В“ категориясе булган 60 яшьне узган ир-атлар, 55 яшен тутырган хатын-кызлар катнаша ала.

Әгәр “Автооста“да бәйгесендә сыналырга телисез икән, 24634, 89600720340 телефоннары буенча шалтырата аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International