Әгерҗенең иң яхшы участок вәкилен бергәләп сайлыйк!

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

11 сентябрьдә “Халык участок вәкиле“ Бөтенроссия бәйгесе старт алды.

Әлеге бәйге бишенче тапкыр уздырыла. Аның барышында иң яхшы участок вәкилен халык үзе сайлый. Бәйге полиция хезмәткәрләре эшенә бәя бирүдә эчке эшләр органнарының һәм җәмгыятьнең хезмәттәшлеген чагылдыру үрнәге булып тора.

Полициянең участок вәкилләре үзләре хезмәт күрсәтә торган территориядә тәүлекләр буе эшлиләр, ярдәм кирәк чакта башкаларга караганда иртәрәк килеп итәләр. Җинаятьчелек, эчүчелек, наркоманияне кисәтү буенча даими эш алып баралар. Җинаятьләрнең дүрттән бер өлеше участок вәкилләре йә алар катнашында ачыла.

Конкурсантлар 20 сентябрьгә кадәр сайлап алына. Беренче этапта катнашу өчен Россия эчке эшләр министрлыгының  Әгерҗе бүлеге ике кандидат тәкъдим итте. Болар – полициянең өлкән участок вәкилләре Айдар Әхмәтшин һәм Руслан Галисәскәров.

Тавыш бирү тәртибе

Тавыш бирү өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтына кереп, “Халык участок вәкилен сайла“ баннерын табарга кирәк. Әлеге баннердагы тексттан 16.МВД.РФдигән сүзләргә баскач, участок вәкилләренең фотосурәтләре  пәйда була. Алар арасыннан үзебезнең район участок вәкилләрен табабыз да “тавыш бирергә“ дигәнгә басабыз. Аннан Вконтакте, Одноклассники, Facebook социаль челтәрләренең берсендә авторизация узып, үз участок вәкилегезнең фотосындагы “символ“га басарга кирәк. Тавыш бирү шуның белән тәмамлана.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International