16 сентябрьдә районыбызда спорт бәйрәме була. Бу көнне “Орешник“ ял зонасында “Милләтләр кроссы“ һәм ГТО (“Хезмәткә һәм оборонга әзер“) фестивале уза.
Спорт чараларында һәр коллективтан бишәр кеше катнаша. Спорт сөючеләрне теркәү сәгать 10да “Орешник“ зонасына керү юлында башлана. Ярышларда катнашу өчен ГТО сайтында теркәлү (ID номер) мөһим.
ПРОГРАММАда:
10-11.30 сәгатьләрдә – катнашучыларны теркәү.
11.30 сәгатьтә – ГТО тапшыру: турникта күтәрелү яки гер күтәрү, отжимание ясау; гәүдәне алга ию; бер минут эчендә пресс ясау; урыннан сикерү.
11.30 сәгатьтә башта ир-егетләр, аннан хатын-кызлар йөгерү юлларына басалар. Дистанция ГТО таләпләренә туры китереп ясалды.