“Әгерҗе хәбәрләре“ндә “зарлы“ телефон эшли

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Сәхрәдә авылдан болынга чыга торган күпер төзекләндерү таләп итә иде. Ни сәбәпледер, бу эш гел кичектерелеп килде.

Түзмәдем, “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясе хезмәткәрләренә шалтыратып ярдәм итүләрен сорадым. Баш мөхәррир Дания Абзалиева әлеге мәсьәләне район җитәкчелегенә җиткергән. Һәм шуннан соң боз да кузгалды. Күпергә илтүче юлга да, күпернең үзенә дә яхшылап балчык җәйделәр, өстенә известь түшәделәр. Хәзер яңгыр яуса да транспорт белән йөрү куркыныч түгел биредә. Рәхмәт җитәкчеләргә сүзебез колак салганнары, кечкенә авылда яшәүчеләргә игътибар биргәннәре өчен.

Әмма күңелне әрнеткән тагын бер проблема бар әле. Авылда 70нче елларда утыртылган агач баганалар кайчан алыштырылыр микән? Көчле җил булса, ул баганаларның аву куркынычы  зур. Бу мәсьәләнең дә якын арада хәл ителүенә өметләнәбез.

Илдус ЗАКИРОВ.

Сәхрә авылы.

Редакциядән:

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әгәр сезне борчыган проблемалар бар һәм аларны үзегез генә хәл итә алмыйсыз икән, безгә шалтыратыгыз. Без – редакция хезмәткәрләре сезне борчыган мәсьәләләрне чишәргә, аларны җитәкчеләргә җиткерергә тырышырбыз. Моң-зарларыгызны җомга көннәрендә 22861, 22962 телефоннарына шалтыратып әйтә аласыз. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International