Казан журналистлары - Әгерҗедә

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу атнада Казанда нәшер ителүче “Мәгариф“ журналының баш мөхәррир урынбасары Раушания Хөснетдинова, “Гаилә һәм мәктәп“ журналы мөхәррире Ландыш Нәсыйхова, журналист Айгөл Юнысова Әгерҗедә булдылар.

Аларның төп максаты – октябрь аенда 90 еллык олуг юбилеен каршы алучы район мәгариф идарәсенең үткәнен һәм бүгенгесен, мәктәп, балалар бакчалары тормышын, алдынгы җитәкчеләрнең эш тәҗрибәләрен шул айда чыгачак журнал битләрендә яктырту. Журналистлар иң башта хакимият бинасында район башлыгы Валерий Макаров, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, мәктәп директорлары, ветеран мөгаллимнәр, методистлар белән түгәрәк өстәлгә җыелдылар. Районыбызның белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренең эшчәнлеге, аларның уңышлары белән кызыксындылар. Аннан Лилия Яппарова җитәкчелегендәге “Бәләкәч“ республика программасы буенча төзелгән заманча 7нче балалар бакчасында булып, биредәге эш шартлары белән таныштылар.

“Гаилә һәм мәктәп“ журналының октябрь санында Сафиуллиннар династиясе турында да язма урын алачак. Алар моңа бик тә лаек. 1нче бакчада күп еллар мөдир булып эшләгән Сания ханым, аның 4нче мәктәптә укытучы булып эшләүче кызлары – Раушания һәм Аидә, оныгы Рамина, кодасы – заманында 4нче мәктәптә директор булган Маннур Исхаков, 1нче бакчада тәрбияче сеңлесе Резидә Закированың һәм башка педагог туганнарының гомуми эш стажы 300 елдан артып киткән.

“Мәгариф“ журналының яңа санындагы тышлыгына быел “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе“ бәйгесендә җиңеп бер миллион сум грант откан, дүрт ел республиканың “Иң яхшы йөз мәктәбе“ исеменә лаек булган Кадыбаш урта мәктәбе белән җитәкчелек итүче директор Фәния Рәшитованың фотосы куелачак. 

–       Педагогларның өстәл китаплары булган “Мәгариф“, “Гаилә һәм мәктәп“ журналларының октябрь саннарының бер өлеше, әнә шулай, безнең районның мәгариф системасына багышланачак. Бу – олы юбилейга зур бүләк, – диде Вәсилә Сафиуллина журналистларга тирән рәхмәтен белдереп.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International