Аны Әгерҗедә техника “докторы“, диләр

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Ирек ФӘЙЗУЛЛИН белән ике ел элек Үтәгән машина-трактор паркында эшли башлагач кына танышсам да, мин инде аны әллә кайчан белгән кебек. Алтын куллы останың һәр техникага мизгел эчендә “җан өрүенә“ сокланырсың да, гаҗәпләнерсең дә.

Урып-җыю чорында комбайннарның сәгать кебек эшләве мөһим булса да, кайвакыт алар да сынаталар шул. Әле күптән түгел Үтәгән кырларыннан ашлык суктыручы “Нью Холланд“ чит ил комбайны сафтан чыкты. Сәгать кичке алты булса да, Ирекнең телефон номерын җыйдым. Техника “докторы“ ашыгыч ярдәм машинасыннан да тизрәк килеп җиткәндер, мөгаен. “Буханка“сы тулы инструмент. Тиз генә комбайнның “чирен“ тапканнан соң төзәтү эшенә дә кереште. Караңгы иңә башласа да, Ирек эшен төгәлләми юлга кузгалмады. Бары комбайнның икенче көнне кырга чыгарлыгына тулысынча инангач кына инструментларын җыя башлады.

“Кулында ут уйната“ дип нәкъ менә Ирек кебек осталар турында әйтәләрдер инде. Техника “телен“ аңлаучы, бик четерекле эшләрне дә төгәл һәм тиз башкаручы Иреккә рәхмәттән башка сүз юк. Иртәдән кичкә кадәр техника тирәсендә кайнашучы, әле бер басуда, әле икенчесендә түземсезлек белән аны көтүче механизатор-шоферларга ярдәмгә ашыгучы остага афәрин!

Галимҗан МУЛЛАХМӘТОВ.

Үтәгән авылы. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International