Күптән түгел “Исәнбай“ бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Нәгыймовның юбилеен алып барырга дәштеләр. Ут күршеләребезгә сөенеп тә, шатланып та бардык. Чөнки бирегә килгән саен авылның төзекләнүенә, матурлануына сокланабыз.
Әлбәттә, болар барысы да – җитәкчеләр Фәнил Сираев, Ирек Нәгыймовның эшне оештыра белүләре, авылда төзекләндерү, яңарту эшләренең һәрдаим алып барылуы, халыкның үзтырышлыгы нәтиҗәсе. Әнә, авылга керүгә күңелне мәчет манарасыннан агылучы азан моңы биләп алды. Мәһабәт бина – Мәдәният йортына да кызыгып карап тордык. Исәнбайлыларга узган ел бәхет елмайды, алар республика программасы буенча мәдәният учагын төзекләндерделәр. Бер-бер артлы тезелеп киткән кибетләрнең дә кайсына керергә икән дип баш ватарсың, билләһи. Тышкы яктан гына түгел, эчтән дә бик матур, бик бай икән кибетләр.
Мәҗлес барышында бәйрәмнең төп сәбәпчесе Ирек Гайнелголем улының эшкә генә оста түгел, сүзгә дә бик тапкыр булуына сокландык. Хәер, моңа шаккатасы да түгел, ул бит егет чагында Мәдәният йорты сәхнәсендә спектакльләр куеп йөргән икән! Гади шофердан үзебезчә итеп әйтсәк, колхоз рәисе вазифасына кадәр күтәрелеп, менә инде ничә ел бүлекчәдә һәр эшне оста оештыруы, аларны үзвакытында төгәл һәм җиренә җиткереп башкарту өчен тырышучы җитәкче ул. Һәр хезмәткәр өчен оста да, остаз да була белгән Ирек әфәндегә мәҗлестә мактау сүзләре дә бик күп яңгырады. Һәм ул моңа лаек та. Чөнки күп кенә авылларда фермалар бетте, җирләр буш дип көенгәндә, Исәнбайда фермаларның эшләве, җирләр эшкәртелүе сөенерлек түгелмени?! Авылда урта мәктәп, амбулатория, кирпеч заводы эшләү дә күпме кешене эшле дә, ашлы да итә.
Исәнбай халкының тырышлыгына сокланып, моңлы сандугачларының җырларын тыңлап, иң мөһиме, авылның матурлыгына сөенеп юлга кузгалдык без. Эх, бөтен авыллар да Исәнбай кебек булса иде...
Алия АРСЛАНОВА.
Девәтернә авылы.