Әгерҗе зиратындагы каберләр – ташландык хәлдә

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Бу дөньяда без кунак кына дип әйтергә яратабыз. Әйе, килә бер көн: туганнарыбыз, якыннарыбыздан аерылып мәңгелеккә күчәбез.

Үлем – ул иң гыйбрәтле дәрес һәм иң үтемле вәгазь, вакыты билгесез, әмма ул һәркемгә киләчәк. Бездән алда бакыйлыкка күчкәннәрне яхшы яктан гына искә алып дога кылу – исәннәрнең бурычы. Каберләрен зиярәт кылып, төзәтәсен төзәтеп, тирә-ягын чүптән чистартып тору мәслихәт. Бер зират каравылчысы гына җитешә торган эш түгел бу, бигрәк тә быелгы кебек яңгырлы җәйдә.

Соңгы араларда яңа татар зиратына еш йөрергә туры килде. Шунда күңелне әрнетерлек хәлләргә юлыктым: исән чакта яхшы белгән кешеләрнең соңгы йортлары ташландык диярлек хәлдә. Кайберләре вафат булу белән балалары яки әллә кайда булган туганнары табылып, фатирын-йортын сатып, малы өчен талашып, суд юлын таптап йөрүләрен ишетеп торабыз. Ә мәңгелек йорты беркемгә дә кирәкми.

Машинист булып эшләгән берәүнең ике баласы бар, югыйсә. Эшләгәндә акчаны мулдан алып балаларын аякка бастырган бит. Читтә яшәү дә онытырга сәбәп түгел. Хәзер һәркемнең техникасы бар, юллар  әйбәт – көнендә Казаннан тикле кайтып китәргә дә була.

Заманында санэпидстанциядә баш табиб булып эшләгән Зөлфирә ханым Галиеваның да каберенә эзне суытканнар: чардуганы авышкан, туфрагы баткан, чүп баскан. Һәйкәле дә булмаган бу кабер дә моңсу хисләр уята.

Тиздән – Өлкәннәр көне. Әйдәгез әле, хөрмәтле якташларым, исәннәргә сумка белән күчтәнәч таратып күңелләрен күргәндәй, вафат булган хезмәттәшләребезнең, дусларыбыз һәм сабакташларыбызның да рухларын шатландырып, каберләрен зиярәт кылып игелекле эш башкарыйк. Элекке медицина хезмәткәре буларак, вафат булган табиблар һәм медицина өлкәсендә хезмәт куйган башка хезмәттәшләребезнең каберләрен тәртипкә китерергә чакырам. Шәһәрдәге башка оешмалар да хезмәттәшләрен онытмаслар дип ышанам.

Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.

Әгерҗе шәһәре.  

 

Редакциядән: татар зираты каравылчысы Илдус ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВның да әгерҗелеләргә әйтер сүзе бар.

–       Күпләр якыннарының каберләрен чистарталар, ә алар арасындагы “коридор“ны калдыралар. Кабернең тирә-ягын, ике кабер арасын чистарту кирәклеген дә онытмасыннар иде кардәшләребез. Якыннарының каберләре янына, “киләчәктә мине шунда күмсеннәр“ дип, урын алып куючылар да күп. Ә менә кайберәүләр әлеге урынны чиста тотарга кирәклеген истән чыгаралар. Бу урынны тәртиптә тоту да – исән кешенең бурычы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International