Сокманда мәчет ачылды

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Заманында ике мәчет, мәдрәсә эшләгән Сокман авылы кабат гыйбадәт йортлы булды.

Шушы авылда туып үскән Радик Гыйльманов инициативасы һәм бик күпләрнең ярдәме белән берничә ай эчендә элеккеге мәктәп бинасы мәчет итеп үзгәртеп эшләнгән, манара куелган. Мәчетне ачу тантанасына  шушы авылда туып үскән бик күп якташлар, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр килгән иде. Тирсә авылы мәчете имамы Рафис хәзрәт Нәбиуллин, Әгерҗенең “Хәсән” мәчете имамы Хәлим хәзрәт Якупов һәм башка дин кардәшләребез халыкка үтемле вәгазь җиткерделәр, Коръәннән аятьләр укыдылар.   

Көндезге намаз вакыты җиткәч, бер төркем кардәшләребез тәкъбир әйтеп мәчет эченә уздылар. Авыл өстенә азан моңы таралды.

–       Шушы азан моңы авылыбызны бәла-казалардан саклап, күңелләребезгә тынычлык иңдерсә иде, – дип теләде бәйрәмгә килгән халык.

Сүз уңаеннан: Сокман мәчете – быел районыбызда  халыкның матди ярдәме белән сафка баскан икенче мәчет инде. Моңа кадәр май аенда Красный борда мәһабәт бина калыккан иде. Ә гомумән алганда, бу  Аллаһ йорты – районда утыз дүртенчесе.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International