Җылылык сезоны башланды

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Бүген Әгерҗедә күпкатлы йортларга җылылык бирделәр.

Бу атна дәвамында һава температурасы көндез +8-10 тирәсе булса, төнлә +3 градус кына. Аннан соң күпләр фатирларда салкын булудан да зарлана иде. Бүген көндез инде күп кенә йортларда яшәүчеләр фатирларда җылы булуын хәбәр иттеләр.

Балалар бакчалары, мәктәпләр, оешма-предприятиеләргә дә җылылык бирделәр инде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International