Әгерҗе районына урып-җыюда ярдәм итәләр

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Быел авыл хуҗалыгы өлкәсендәге барлык төр эшләр, башка еллар белән чагыштырганда, 15-18 көнгә соңга калып башкарыла.

Бу урып-җыюга да кагыла. Шуны күз уңында тотып, район җитәкчелеге әлеге мөһим кампаниягә фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларны җәлеп итү бурычын куйган иде. Бүгенге көндә фермерлар – Салагыштан Марат Мөхәммәдиев, Ямурзадан Илшат Сәхипов, Азеводан Рамил Исмәгыйлев (Азево), Барҗы-Умгадан Тәлгать Муллахмәтовның   комбайннары “Агрофирма–Әгерҗе“ кырларында урып-җыю эшләрендә булыша.

–       Моның өстенә, якын көннәрдә урып-җыю эшенә Арчадан, Питрәчтән дә берничә берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Шулай ук “Ак Барс“ холдинг компаниясеннән 10 “Нью-Холланд“ комбайны килүе көтелә. “Сарсак-Омга“ һәм “Наҗар“ ширкәтләре дә, шушы көннәрдә үз хуҗалыкларындагы урып-җыю эшләрен тәмамлап, агрофирмага ярдәмгә киләчәк, – дип хәбәр итте җитәкчеләр катнашында узган киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы начальнигы Дилүс Гатауллин.

Синоптиклар фаразы буенча якын көннәрдә явым-төшемнәр көтелми. Шуңа күрә уртак көч һәм тырышлык белән мул уңышны югалтуларсыз җыеп алу мөмкин булыр дип өметләник.     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International