Кәефең ничек, райондаш?

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Раушания НИЗАМБИЕВА,

Тирсә мәктәбенең татар теле укытучысы:

–       Бу көннәрдә интернет челтәрләре “Әлифба“ тышына төшерелгән малайның авызын скотч белән томалаган рәсем белән чуарланды. Күпләрдән татар телен көчләп укыту кирәк түгел, ул ирекле булырга тиеш дигән фикерләр дә ишетелде. Минемчә, бала Татарстанда яши икән, ике дәүләт телен дә белергә тиеш. Әгәр татар телен ирекле укытуга калдыру була икән, бу, иң беренче чиратта, милләтнең, гореф-гадәтләр һәм традицияләрнең юкка чыгуына китерәчәк.

Заманында 30 яшьтәшем Сарсак-Омга мәктәбенә йөреп укыганда да мин сигезьеллык кына булса да татар телендә белем бирүче Тирсә мәктәбендә калдым. Туган телемдә белем алу мөмкинлеге тудырганы өчен гомер буе әтиемә рәхмәт укыдым. Үзем дә 30 елга якын балаларга татар телен укытуым белән горурланам. Телебезгә элек тә хөрмәт һәм ихтирам булды, киләчәктә дә шулай булып калсын иде дип телим.

 

Рөстәм МАЙОРОВ,

кул сугышы буенча тренер:

–       Быел кул сугышы секциясендә йөзгә якын бала шөгыльләнә. Алар өчен тренировкалар әле яңа гына башланса да, беренче семинарга барырга өлгердек инде. Якшәмбе көн Менделеев шәһәрендә кобудо буенча атказанган спорт мастеры Рөстәм Закиров Әгерҗе, Минзәлә, Чаллыдан килгән иң сәләтле балалар өчен семинар үткәрде. Анда яшүсмерләр әлеге спортта корал белән эшләү күнекмәләренә өйрәнделәр. Үземә дә, шәкертләремә дә чара бик ошады. Бик кирәкле һәм файдалы күнекмәләр алып кайттык. Аларны ел дәвамында тренировкаларда кулланып, тагын да камилләштерәчәкбез. Семинардан соң һәрбер катнашучыга сертификатлар тапшырылды.

 

Екатерина КРЫЛОВА,

Әгерҗе шәһәре:

–       Мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары Юлия Рыболовлева, Ләйсән Гайфуллина җитәкчелегендә Әгерҗе һәм Сарсак-Омгадан бер төркем яшүсмерләр бу көннәрдә “Орленок“ балалар үзәгенең “Комсомольский“ лагеренда сәламәтлекләрен ныгыталар, иҗат белән шөгыльләнәләр. Биредә “Россиянең мәдәни фестивале“ сменасында 14 төбәктән килгән фольклор, этнографик, җыр, бию коллективларында шөгыльләнүче 400 бала  төрле милләт халыкларының традицияләре, йолалары белән таныштыралар. Безнең артистлар, мәсәлән, Идел буе халыклары көне кысаларында “Аулак өй“ һәм “Кич утыру“ йолаларын күрсәткәннәр.

Кызыбыз Полинага биредә бик ошый. Көннәр иҗат атмосферасында киеренке узса да, ул биредә бик күп яңалыклар белүе, дуслар табуы, рәхәтләнеп диңгездә коенулары турында телефоннан бик дәртләнеп сөйли.

 

Ләйсән ТИМУРШИНА,

район мәдәният бүлеге методисты:

–       Отпускны сентябрьдә алып ялгышмаганмын. Күпме файдалы эшләр белән уздырдым мин аны. Туган авылым Уразайга кайтып бәрәңге дә алдык, табигать нигъмәтләренә бай урманнарыбыздан гөмбә җыеп кышлык запас та туплап куйдым. Әти-әни үстергән мулард үрдәкләрен дә суйдык. Бу йорт кошларының берсе-берсе сигезәр кило килде. Әбиләр чуагы да ялым вакытына туры килгәнлектән, бу көннәрдә янә җәйгә кайткандай тойдым үземне.

Бу – ялымның соңгы атнасы. Анысын да файдалы итеп уздырырга уйлыйм. Җәмәгатем Виктор белән аның әтисенең туган ягы Тәтеш районына барып, туганнары белән очрашырга җыенабыз.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА сораштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International