Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Халыкара “Татар кызы-2017” бәйгесенең Татарстан буенча финалы булды. Анда Татарстанның зональ турларында җиңеп чыккан 11 татар кызы көч сынашты.
Финалда Әгерҗедә туып-үскән Гөлназ Шакирова–Әндәрҗанова да осталыгын күрсәтте. Ул Алабуга районы данын яклап чыгыш ясады һәм “Иң тырыш кыз“ номинациясендә бүләкләнде.