Әгерҗелеләрне ЕСИА системасына теркәлергә чакыралар

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 1 декабренә кадәр районда яшәүчеләрнең кимендә 70 проценты ЕСИА системасында теркәлү узарга тиеш.

НӘРСӘ УЛ ЕСИА?

Әлеге аббревиатура Идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасы (Единая система идентефикации и аутентификации) дигәнне аңлата. Ул муниципаль һәм федераль масштабларда күрсәтелүче барлык хезмәтләргә ачкыч булып тора.

Әлеге системаның катнашучылары булып  физик һәм юридик затлар яисә оешмалар тора ала. Дәүләт хезмәтләре порталында ЕСИАга бушлай теркәлергә мөмкин. Теркәлү узганнан соң кешегә пароль бирелә. Әлеге пароль ярдәмендә ул программада катнашучы барлык дәүләт сайтларына керү мөмкинлеге ала. ЕСИА ярдәмендә Шәхси кабинет аша мөстәкыйль рәвештә шәхси мәгълүматларны да тикшерергә мөмкин. Әйтик, СНИЛС номерының дөреслеген Пенсия фонды сервисы, ИННның дөреслеген салым хезмәте сервисы ярдәмендә тикшерергә була.

 

ЕСИА КЕШЕГӘ НӘРСӘ БИРӘ?    

ЕСИАда теркәлү кешегә төрле мөмкинлекләргә юл ача. ЕСИА ярдәмендә:

·        интернет аша төрле документлар, әйтик, паспорт, чит ил паспорты, машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерергә;

·        үзеңә уңайлы вакытка табибка язылырга;

·        баланы бакчага чиратка куярга, мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә  язылырга;

·        штрафлар һәм салым буенча бурычларны белергә;

·        төрле хезмәтләр күрсәтү, әйтик, никахны теркәү, фамилияне алыштыру, ИНН таныклыгын рәсмиләштерү өчен гариза язарга;

·        коммуналь хезмәтләр, телефон өчен түләргә;

·        пособие һәм социаль түләүләрне рәсмиләштерергә;

·        пенсия тупланмаларын һәм башка шундый үзеңә кирәкле мәгълүматны белергә була.

2016 елның ахырында gosuslugi.ru  дәүләт хезмәтләре порталы анда теркәлгәннәр өчен яңалык булачагы турында игълан иткән иде. Ул шуннан гыйбарәт: 2017 елның 1 январеннан дәүләт пошлинасын онлайн рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша түләгән очракта 30 процент ташлама каралган.

 

ӘЛЕГЕ СИСТЕМА КАТНАШУЧЫСЫ БУЛЫР ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

Гаризаны бик тә гади генә итеп Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә була. Тик моның өчен иң элек gosuslugi.ru  сайтында теркәлеп, теркәлү формасын тулысынча тутырырга кирәк. Аннан мәгълүматлар Россия Пенсия фонды һәм Федераль миграция хезмәте тарафыннан тикшерелә.

Электрон хезмәтләрнең барысыннан да файдалану өчен күпфункцияле үзәккә йә Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итеп, порталда теркәлгәнлекне раслау зарур. Шуннан соң гына гариза бирергә мөмкин.

Әгәр сезнең сайтның барлык мөмкинлекләреннән файдаланасыгыз килә икән, теркәлү һәм раслауны тулысынча үтәргә киңәш итәбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International