Өлкәннәрне компьютер нигезләренә өйрәтәләр

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Россия пенсионерлары берлегенең райондагы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган “Өченче буын университеты“ быел да өлкәннәргә төрле юнәлештәге курслар тәкъдим итә.

Бу – иң беренче чиратта, күп кенә өлкәннәребез үз итеп өлгергән компьютер курслары. Өлкәннәрне компьютер нигезләренә быел Красный бор, Кичкетаң, Тирсә, Көчек, Бима, 2нче шәһәр мәктәпләре базаларында өйрәтәчәкләр. Университет ярдәме белән шулай ук Пенсия фонды идарәсендә – хокук белемнәре мәктәбе, “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше һәм психология буенча курслар оештыру планлаштырыла. Сүз уңаеннан: төрле юнәлештәге курсларны районыбызның иң актив 500дән артык  пенсионеры тәмамлады инде. Бу сафларга сез дә кушыла аласыз. Курсларга кайда, ничек язылу турындагы мәгълүматны 23054 телефонына шалтыратып белергә мөмкин. Шулай ук Пенсия фонды идарәсенең 9нчы кабинетына мөрәҗәгать итәргә дә була.      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International