Игътибар: “Әгерҗе хәбәрләре“ндә яңа бәйге

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Хөрмәтле шигърият сөюче дуслар! Көзге матур көннәрдә илһамланып иҗат итеп алырга тагын бер форсат чыкты бит әле. Уразайда үскән шушы көнбагыш турында тапкыр сүзле, үткен фикерле газета укучыларыбыз арасында “Вәт, көнбагыш бу“ дип исемләнгән шигъри бәйге игълан итәбез. Зөбәрҗәт Уразаева иҗат иткән әлеге дүртьюллыкны дәвам итсәгез дә, яңа вариант уйлап тапсагыз да була. Язганда “кыскалыкта – осталык“ икәнен дә истән чыгармагыз. Бәйге 16 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Ә әлеге фотоны редакциягә юллаган Салагыш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Айрат Ситдыйковка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.  

Бер бөртектән – 45 баш,

Шаккаттым.

Каян чыккан бу галәмәт?!

Баш ваттым.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International