Әгерҗе районында рапс, кукуруз уралар, бәрәңге алалар

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Районда рапс уру дәвам итә.

26 сентябрьгә 410 гектар мәйданнан (планга карата – 90 процент)  509 тонна техник культура җыелды.   

Ххх

“Уразай“ бүлекчәсендә бәрәңге алу да дәвам итә.

199 гектардан (планга карата – 48 процент) 4093  тонна икенче икмәк алынды.Уңыш – бер гектардан 205,7 центнер.  

Ххх

Хуҗалыкларда кукуруз уралар.

26 сентябрьгә 400 гектар мәйданнан (планга карата – 10 процент) кукуруз урылып, 4740 тонна силос салынды. Әлегә бер шартлы баш терлеккә 23,9 центнер азык берәмлеге туры килә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International