1 октябрь – Өлкәннәр көне. Бу көнне Әгерҗенең күп кенә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре өлкәннәргә ташламалы нигездә хезмәт күрсәтә.
ТАШЛАМАЛАР
29 сентябрьдә – хатын-кызлар, 30 сентябрьдә ирләр өчен шәһәр мунчасында юыну бушлай.
“Хризантема“, “Азинский“ чәчтарашханәләрендә – 50 процент ташлама.
Шәхси эшмәкәр Джаметов автомастерскоенда (Ленин урамы) май алыштыру, барлык төр диагностикага – 10 процент, Автодепода (Ометов урамы) – май алыштыру, барлык төр диагностикага – 50 процент, Бокарева автомастерскоенда (Чапаев урамы) – машинаны юу, автосервис, шиномотаж, запас частьларга, йөк ташуга 10 процент ташлама.
Шәхси эшмәкәр Колбина фотостудиясендә (“Погребок“) документларга фото ясатуда – 50 процент, Голосеева фотостудиясендә (“Погребок) документларга фото ясатуда – 50, барлык ассортиментка 5 процент ташлама.
Шәхси эшмәкәр Яушева остаханәсендә (К.Маркс, 13а) аяк киеме ремонтлауга – 20 процент, Матвеев остаханәсендә (М.Горький, 13) 50 процент ташлама.
“Альянс“ (телефон: 21300), “Каскад“ (25000), “Рэтрал“ (23000), “Сокол“ (23800) такси хезмәте машиналарында шәһәр буенча йөрү – 50 сум.
Әлеге ташламалардан файдалану өчен пенсия таныклыгының булуы шарт.
БӘЙРӘМ ЧАРАЛАРЫ
Ункөнлек барышында өлкәннәребез өчен түбәндәге чаралар узачак:
2-4 октябрьдә 13 сәгатьтә “Авангард“ кинотеатрында “Крым“ фильмы. Пенсия таныклыгы белән килергә кирәк.
3 октябрьдә 14 сәгатьтә – район Мәдәният сараенда “Тынычлык кирәк“ дип исемләнгән концерт.
7 октябрьдә 18 сәгатьтә Әгерҗенең Л.Айтуганов исемендәге клубында “Ак яулыклы ак күңел“ дип исемләнгән бәйрәм концерты.