Биектау кызы Саимә сугыштан җиңү яулап кайткан Тәбәрле егете Асаф белән тату гаилә корып Әгерҗедә гомер иткәннәр, кирпич заводында эшләгәннәр. Уллары Азат һәм кызлары Фәһимә дә үзләре кебек итагатьле, рәхим-шәфкатьле, ярдәмчел, эш сөючән булып үскәннәр. Тырыш хезмәте өчен Саимә апа Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. Кирпич заводының Мактау кенәгәсенә кертелгән, нәтиҗәле хезмәте бихисап Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән.
50 яшьлек юбилеен бәйрәм иткәндә ул инде тол калган була. Эшсез торуны яратмый Саимә апа. Чигәргә, тегәргә оста була. Урманга йөреп, аның нигъмәтләрен җыярга ярата. Файдалы үләннәрне бик белеп куллана. Дөрес туклануга бик игътибар итә. Телеңне йотарлык итеп чәкчәкләрне дә үзе пешергән ул.Тәмле ашларны, камыр ризыкларын әле хәзер дә үзе пешерә.
Биш оныгының, җиде оныкчыгының уңышларына куанып гомер кичерә хезмәт һәм тыл ветераны. Ак әби олуг юбилее белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеевка һәм башка җитәкчеләребезгә эшләрендә уңышлар теләп озатып калды.