Әгерҗедәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул көрәше секциясендә шөгыльләнүче егет-кызлар Екатеринбургта Урал кубогында катнаштылар.
Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 20дән артык команда килгән иде. Иң көчле спортчылар катнашкан ярышта Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары да сынатмадылар. Рузилә Шаһиева һәм спортчыларны ярышка әзерләгән тренер Руслан Закиров пьедесталның беренче баскычына күтәрелделәр. Алмаз Вәлиуллин һәм Арсений Чечетко бишенче урын алдылар.