Тирсә мәктәбе мөгаллимәсе – «Авыл укытучысы – 2017» бәйгесендә икенче

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы-2017» конкурсының финал өлеше тәмамланды.

Өченче этапка узучылар һәркайсы эчтәлекле, кызык, заманча дәресләр күрсәтте. Җиңүчеләр арасында баллар аермасы бик аз булу да конкурсантларның бик көчле булуларын исбатлый.

Мәртәбәле жюри составына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгарифне үстерү институты, «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре, »Авыл укытучысы» һәм «Ел укытучысы» конкурсларында җиңүче мөгаллимнәр кергән иде. 

459 балл җыеп, Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Гарипова  «Авыл укытучысы-2017» конкурсының җиңүчесе булды. Икенче урында 446 балл белән Әгерҗе районы Тирсә гомуми урта белем бирү мәктәбенең беренче квалификацион категорияле математика укытучысы Гөлназ Вәлиева. Гөлназны зур җиңүе белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International