Әгерҗе районында үлүчеләр күбрәк

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча сентябрь аенда Әгерҗе районында 29 сабый – 15 малай, 14 кыз дөньяга килгән. 31 кеше – 14 ир-ат, 17 хатын-кыз вафат булган. 20 пар никахын рәсмиләштергән, 11 пар аерылышкан.

2017 елның 9 аенда барлыгы 244 бала дөньяга аваз салган. Шуның 119ы – малай, 125е – кыз. 371 кеше – 189 ир-ат, 182 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан. 124 пар өйләнешкән, 110 пар аерылышкан.

Ххх

Быел 76 гаиләдә беренче балалары туу шатлыгын бәйрәм иткәннәр. 98 гаиләдә – икенче, 44 гаиләдә – өченче, 26 гаиләдә дүртенче һәм аннан күбрәк балалар туган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International