Рафис МУЛЛАХМӘТОВ,
Әгерҗе шәһәре:
– Узган атнада күрше Удмуртиянең Ува бистәсендә район газетасының матбугат ветераны Надежда Зыкина язган “Хәтернең кайнар нокталары“ китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Хәрби дусларым чакыруы буенча миңа да әлеге чарада катнашу һәм чыгыш ясау насыйп булды. Китапта хәрби бурычын кайнар нокталарда үтәгән Ува егетләре турында язмалар урын алган. Алар арасында бәрелешләрдә бергә булган дусларым да булу күңелдә әйтеп бирә алмаслык горурлык хисләре уятты. Кичәдә миңа аларның кайберләре белән очрашу бәхете дә елмайды.
Җәмәгать оешмалары вәкилләре, ветераннар, һәлак булучыларның әниләре, мәктәп укучылары – һәркемнең чыгышы тетрәндергеч булды.
Үсеп килүче буын үзенең батырларын белергә тиеш. Шуңа да мондый китаплар бик кирәк. Безнең районда да хәрби бәрелешләрдә катнашкан якташлар турында китап чыгарып булса иде дигән уйлар белән кайттым мин әлеге чарадан.
Равил БАДАХШИН,
Иж-Бубый мәктәбе директоры:
– Узган ялларда Казанда мәгариф учреждениеләре катнашында узган ярминкәдә безнең районны Иж-Бубый һәм Тирсә мәктәпләре тәкъдим итте. Барлыгы 39 районнан коллегалар катнашты ярминкәдә. Палаткаларны бар таләпләргә туры килерлек итеп бизәдек, көзге нигъмәтләрне халыкка матур итеп тәкъдим иттек.
Ә казанлыларны Иж-Бубый җырчылары – игезәк кызлар Гөлназ–Гөлчәчәк Хәмидуллиналар сәламләделәр. “Рәвешләр“ сатира һәм юмор театры артистлары Иж-Бубыйда XIX гасырда ачылган мәдрәсә тормышын күрсәтеп шаккатырдылар. Җырчы дустым Илназ Баһ та ярминкәдә катнашучыларга дәртле җырларын бүләк итте.
Ринас ЯППАРОВ,
Әгерҗе шәһәре:
– Күптән түгел җәмәгатем һәм кызым белән Төркиядә ял итеп кайттык. Сиде шәһәренә ун көнлек сәяхәтебез бик мавыктыргыч мизгелләре белән күңелләрдә озак сакланыр әле. Һава температурасы 33-36 градус булса да, эсселекне тоймадык та. Диңгезнең җылы суы, тирә-юньдәге матурлык – барысы да нәкъ әкияттәге кебек. Рәхәтләнеп ял итәр өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган биредә. Без ак гранат өлгергән чакка туры килдек. Аның согы да сәламәтлек өчен бик файдалы булыр дип уйлыйм.
Джемилия ИШМУРЗИНА,
Бима авылы:
– Барлык китапханәләрдәге кебек үк бездә дә көзге Мәрхәмәтлелек атналыгы узды. Ул “Чиста урам“ акциясе белән башланды. Укучылар авыл урамнарында чүп-чарны җыеп чыккач, урамнар көлеп калгандай булды. Китапханәдә узган спорт сәгате дә балаларга бик ошады. Начар гадәтләр турында әңгәмә уздырганнан соң малайлар-кызлар күңелле стартларда активлык күрсәттеләр. Ә шимбә Экология көне уздырдык. Яңгыр яву аяк чалды, әмма без урманга “читтән торып“ сәяхәт иттек.
Мәрхәмәтлелек атналыгы тимурчылык эше белән төгәлләнде. Балалар, ялгыз яшәүче өлкән авылдашларга ярдәм итеп, аларны сөендерделәр.
Екатерина САМСОНОВА сораштырды.