Бу авыл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен югары күрсәткечләр, матур уңышлар белән каршы алалар.
“Наҗар“ ширкәте сыер саву операторы Алсу ҖӘЛИЛОВА. 9 айда 1767 центнер, бер сыерга 4650 килограмм сөт савып алган. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Мегаферманың сыер саву операторы Лидия ТОЙКИНА. 9 айга 692 тонна сөт савып алган. Ул район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
“Биектау“ бүлекчәсе комбайнчысы Алексей КРАСИЛЬНИКОВ. Урып-җыю чорында 2090 тонна ашлык суктырган.
V участок шоферы Рәмзил ГӘРӘЕВ. 143 көн эчендә 31531 чакрым, 104654 тонна/чакрым юл узган.
Үтәгән авылы крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Миргалим ӘМИНЕВ. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек.
“Агрохимсервис“ ширкәте шоферы Мирзанур ГАНИЕВ. 9 айда 6739 тонна йөк ташыган, 559 мең тонна/чакрым юл узган. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
“Кичкетаң“ бүлекчәсе механизаторы Владимир ЛЮБИМОВ. ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә лаек.