30 елдан артык туган як кырларында иген игүче, быел “Дон“ комбайнында 1600 тонна ашлык суктырган “Наҗар“ ширкәте комбайнчысы Нурулла ГЫЙМАЗЕТДИНОВ ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.
– Нурулла абыйны комбайнчы дию генә аз, алтын куллы ул. Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы да, токарь да. Нәрсәгә тотынса, шуны булдыра, – дип мактап туялмый аны хуҗалык директоры урынбасары Ирек Сабирҗанов.
Әнә, быелгы урып-җыю вакытында хуҗалык басуларында дүрт комбайн эшләсә дә, җитмеш процент игенне Нурулла абый җыеп алды, ди.
Көчек авылында туып-үскән Нурулланың хезмәт юлын башлавына кырык елдан артык инде.
– 1976 елда “Родина“ колхозында ДТ-54 тракторына утырдым. Армиядән кайткач Красный борда шоферлар курсын тәмамлап, берара кранчы да булдым, янгын сүндерү машинасы да йөрттем, – дип сөйли.
2009 елдан бирле “Наҗар“ хуҗалыгында эшли ул.
– Шушы елларда урып-җыюны төрле шартларда башкарырга туры килде. Шулай да быелгы кебек урак соңарган еллар сирәктер. Уңыш яхшы булса да, эшләве авыррак булды быел. Иртә-кич чык төште, көндез яңгыр да еш сибәләп китте, – ди, бераз борчылып.
Эш шартлары катлаулы булса да, озак вакытлар ватылып, басуга чыкмый тормаган. Монысы – техниканы урып-җыюга тиешле итеп әзерләве нәтиҗәсе. Әнә, хәзер дә комбайнын киләсе ел урагына әзерләү белән мәшгуль ул.
Уллары Фәнил белән Радикның да авыл хуҗалыгында эшләве белән горурлана Нурулла. Фәнил – V участокта баш инженер, Радик – механизатор. Урып-җыю чорында ул да әтисе кебек комбайн иярләгән.
Хуҗалыкларында күп итеп мал асрап, тырышып көн күрәләр бүген Гыймазетдиновлар.
– Премиягә ашлык бирәләр. Печән-салам да җитәрлек әзерләдек. Авыл җирендә яшәп, мал асрамый мөмкин түгел, – дип фикер йөртә гаилә башлыгы.
40 елдан артыкка сузылган хезмәт юлында бик күп бүләкләргә дә лаек булган тырыш авыл улы.
– Беренче бүләгем – 1983 елда бирелгән тузан суырткыч әле дә исән. Колхозда эшләгән чакта беренче урынга колын алган чаклар да еш булды, – дип искә ала. Төрле елларда келәм, магнитофон, телевизор һәм тагын бик күп бүләкләргә лаек була ул.
– Минем өчен бүләк мөһим түгел, күңел кушуы буенча эшлим. Шушы кырлар-басулар миңа яшәү көче бирә, – ди киләсе елга 60 яшьлек юбилеена килеп җитәчәк җир улы.
Дания АБЗАЛИЕВА.