“Әгерҗедә түләүле офтальмолог кабинеты эшли башлаган дип ишеткән идем. Кайда урнашкан, ничек эшли икән ул?“
М.Сәфәров.
Әгерҗе шәһәре.
Табиб-офтальмолог кабинеты Гоголь урамы, 10нчы йортта (прокуратура бинасы белән рәттән) урнашкан.
– Без пациентларга күз һәм күз авырулары белән бәйле кичектергесез ярдәм күрсәтергә, консультация бирергә, диагностика һәм дәвалау уздырырга планлаштырабыз, – ди табиб-офтальмолог Азалия Шәйхетдинова.
Моның өчен кабинетта барлык төр заманча җиһазлар булдырылган.
– Алга таба тикшеренү узу өчен Ижау, Чаллы клиникаларына юллаячакбыз, – ди табиб.
Киләчәктә укучыларның күз күремен яхшырту буенча профилактик эш алып барырга да планлаштыралар.
– Укучыларның, балаларның күз күреме начар булу – мине иң борчыган проблемаларның берсе, – ди белгеч.
Әлеге кабинет, якшәмбедән кала, барлык көннәрне дә эшли. Тулырак белешмә алу өчен телефоннар – 89093117613, 89048317745.