Әгерҗенең каты куллы спортчылары – пьедесталга күтәрелделәр

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Кул көрәше буенча Татарстан беренчелегенә узган ярышларда Әгерҗенең яшь спортчылары сынатмадылар.

382 яшүсмер катнашкан әлеге ярышта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Рузилә Шаһиева – беренче, Дәниф Галиуллин – өченче, Әдилә Шәйдуллина, Рамил Кирамов, Ленар Галиев дүртенче урыннарны алдылар.

ТРның кул көрәше буенча президенты Т.Әхмәтҗанов яшүсмерләрне спортка әзерләгән тренер Руслан Закировка рәхмәтен белдерде. “Республикада кул көрәшен үстерүгә керткән зур өлешегез өчен зур рәхмәт Сезгә. Уңышлар, иминлек, сәламәтлек телим“, диелә Рәхмәт хатында. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International