Көчек кызы Миләүшә медаль арты медаль яулый

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Көчек авылында туып-үскән Миләүшә ГЫЙМРАНОВА кул көрәше буенча җиңү арты җиңү яулап сөендерә.

Шушы көннәрдә генә ул Чистайда узган Татарстан чемпионатыннан алтын медаль яулап кайтты. Миләүшә анда зурлар арасында 50 килога кадәр үлчәү авырлыгында кул көрәштерде.

Исегезгә төшерәбез: каты куллы спортчы кызыбыз быел В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чаллыд филиалында магистратурада белем ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International