10 октябрьгә күрсәтелгән бәяләр буенча Иж-Бубый, Кодаш авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыклардан Рита Петрова сөтне 17 сум белән җыя.
Тирсә, Сарсак-Омга, Кырынды җирлекләреннән сөт җыючы Равил Харисов 18 сум белән исәп-хисап ясый. Тәбәрле авыл җирлегендә яшәүчеләрнең сөтен җыючы Диләрә Гыйззәтуллинаныкы да – 18 сум. Көчек, Яңа Бәзәкә авыл җирлекләрендә әлеге эш белән шөгыльләнүче Рафис Муллахмәтовның бәясе – 17 сум (һәр килога 80 тиенне сөт җыючыга да түли). Девәтернә, Иске Эсләк, Кадыбаш, Бима, Иске Чекалда, Кадрәк, Салагыш, Күләгәш авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең сөтен җыючы Ринас Гобәйдуллин 18 сум (сөт җыючыга – 80 тиен) түли. Исәнбай, Азево халкыннан сөт җыючы Рәис Мөхәммәдиевның да бәясе – 18 сум (80 тиен – сөт җыючыга). Шаршады, Кичкетаң авыллары шәхси хуҗалыкларыннан сөт җыючы Рәшит Таҗиев халыкка – 18 сум, сөт җыючыга 1 сум белән исәп-хисап ясый.