ГЫЙМАЗОВ Камил Вәгыйзь улы ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы – бүлек начальнигы итеп билгеләнде.
К.Гыймазов 1967 елда Тирсәдә туган. 1992 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация факультетын тәмамлаган. Белгечлеге – инженер-механик.
Хезмәт юлын XXII партсъезд исемендәге колхозда механик буларак башлаган.
1994-1999 елларда “Ватан“ колхозында – баш инженер, аннан шушы ук колхозда рәис вазифасын башкарган.
2002-2010 елларда “Агрызсельснаб“ җәмгыятендә директор урынбасары була. Ә 2010 елдан – шәхси эшмәкәр.
Камил Гыймазов өйләнгән. Җәмәгате Фирая белән ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Ххх
Моңа кадәр районда баш дәүләт инженер-инспектор вазифасын башкарган Марат Әхмәтшин Чаллыда һәм Тукай районында шушы ук бүлектә җитәкче булып эшләвен дәвам итә.